Хөрмәтле Ләйлә Минхаҗетдиновна!!!
Сезне чын күңелемнән якынлашып килүче укытучылар көне белән тәбрик итәм!!! Котлавымны Фәнис Яруллин шигырь сүзләре белән давам итәсем килә!!
Без юлларга чыктык кына,
Күңелдә якты теләк .
Иң дөрес, иң туры юлны
Сайлашырга сез кирәк.
Алда көрәшләр дә булыр,
Югалып калсак кинәт –
Егылганда тотынырга,
Көч бирергә сез кирәк.
Сүнгән чакта өметебез,
Калмаган чакта терәк,
Күз яшьләрен сөртә-сөртә,
Юатырга сез кирәк.
Боекмас өчен күңелләр,
Кимсенмәс өчен йөрәк –
Сез кирәк, укытучым,
Безгә һәрчак сез кирәк!