ГлавнаяСТАТЬИНовости от пользователейПрезентация "Моабитских тетрадей" в музее Мусы Джалиля

Презентация "Моабитских тетрадей" в музее Мусы Джалиля

Республикабызның Милли музее фондында Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»  саклана. 1946,1947 елларда илгә кайткан бу кульязма дәфтәрләр, 1953 елдан башлап, төрле нәшриятларда зур тиражлар белән басылып чыгалар.  7 майда Муса Җәлил музей-фатирында тәкъдир ителәчәк китап – факсимиль басма. Мондый басмалар моңа кадәр дә укучыларга җиткерелгән иде инде – Бөек Җиңүнең 55 еллыгы уңаеннан һәм шагыйрьнең 100 еллык юбилей елында.

Аларга ихтыяҗ зур, чөнки китапны кулга алуга «Моабит дәфтәрләре»нең төп-төгәл күчермәсе белән танышу мөмкинлеге бар. Әлеге уникаль хезмәт шагыйрьнең олы батырлыгына, үлмәс шигъри талантына яңа заман укучысының тирән ихтирамын һәм мәхәббәтен чагылдыру максатыннан әзерләнгән.

Тәкъдир итү кичәсендә китап өстендә эшләгән мөхәррирләр, әдәбият галимнәре белән очрашу мөмкинлеге булачак. Әлбәттә инде, үлемне җиңгән җырлар яңгыраячак…

7 майда 14.00 сәгатьтә Сезне Муса Җәлил музей-фатирында (Горький урамы,17) көтеп калабыз. Керү бушлай.

Уникаль басманы сатып алу мөмкинлеге бар. 

Сегодня, 7 мая в 14.00 в музее-квартире М. Джалиля состоится презентация новой книги — точной копии "Моабитских тетрадей" поэта-героя. В программе: встреча с издателями и писателями, исполнение песен Победы. Вход свободный.

 

Источник: http://m-jalil.tatmuseum.ru/үlemne-җiңgәn-җyrlar/

Рейтинг: 0 376 просмотров
Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!