ГлавнаяСТАТЬИНовости от пользователей"Бакча" фестивале

"Бакча" фестивале

13 сентября 2018 - Чингиз Сафиуллин

15 сентябрьдә “Казан” агросәнәгать паркы территориясендә Татарстан Республикасы бакчачыларының «Бакча» бәйрәме узачак. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Фестиваль программасында:

— Татарстан Республикасының коммерциягә карамаган әйдәп баручы бакчачылык ширкәтләре (СНТ) продукциясе күргәзмәсе;

— бакчачылык клубларыннан лекторийләр һәм мастер-класслар;

— бакча кирәк-яраклары, техникасы һәм үсентеләр ярминкәсе;

— күңел ачу программасы һ.б.лар.

Чара Татарстан Республикасында бакчачылыкны һәм яшелчәчелекне популярлаштыру, бакчачыны актив, хезмәт сөючән, сәламәт тормыш рәвешен алып бара торган күркәм кеше итеп күрсәтү өчен уздырыла.

"Бакча" фестивале 15 сентябрьдә 09.00 сәгатьтә “Казан” агросәнәгать паркы территориясеендә башлана

Чыганак: "Татар-информ" Татарстан Республикасы мәгълүмат агентлыгы

 

 

 Вкратце на русском:

Жителей республики 15 сентября приглашают на фестиваль «Бакча».Фестиваль состоится на территории агропромпарка «Казань» в 9.00 часов. В программе: выставка выращенной в садах и огородах продукции, мастер-классы, лекции и развлекательная программа! Об этом сообщает информационное агентство «Татар-информ», ссылаясь на сайт Министерства сельского хозяйства РТ.

Рейтинг: 0 349 просмотров
Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!