«Культурный Дневник школьника»

значимый культурно-образовательный проект Татарстана, реализуемый Министерством культуры РТ, Министерством образования и науки РТ под патронажем Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова.

КУЛЬТУРНЫЙ ДНЕВНИК ШКОЛЬНИКА В ЦИФРАХ

более
85 000
записей пользователей
свыше
200
конкурсов проведено
более
4 000
победителей конкурсов сайта

ПРИСОЕДИНЯЙСЯ К КУЛЬТУРНОЙ КОМАНДЕ ТАТАРСТАНА!

ВЕДИ ДНЕВНИК И БЛОГ
ДЕЛИСЬ ВПЕЧАТЛЕНИЯМИ
УЧАСТВУЙ В КОНКУРСАХ
ПРЕЗИДЕНТСКАЯ ЕЛКА
ТОРЖЕСТВЕННОЕ НАГРАЖДЕНИЕ

ОТЗЫВЫ ПОБЕДИТЕЛЕЙ

Вместе с «Культурным дневником» я открыл для себя Татарстан, его культуру и историю. С удовольствием участвую в конкурсах и мероприятиях портала. Столько новых уголков Татарстана повидал! А ещё проект очень помогает в учёбе. Спасибо всем организаторам!

Амир Ямаев, пгт Уруссу Ютазинского района

«Укучының мәдәни көндәлеге» проектында без өченче ел рәттән җиңүчеләр исемлегендә. Проекты белән без бик күп шәһәрләрдә булып кайттык, күп чараларда катнаштык, республика күләмендә булган конкурсларда катнашып җиңүчеләр арасында да булдык. Күп кенә районнарыбызда дусларыбыз бар, алар белән бергә театрларга, музейларга йорибез. «Укучының мәдәни көндәлеге» белән без бик горурланабыз, оештыручыларга бик куп итеп рәхмәтебезне белдерәбез!

Диляра и Лейля Юсуповы, г. Заинск

Я ученик 2 класса. Участвую в проекте "Культурный Дневник Школьника" уже второй год. Благодаря КДШ у меня много новых друзей. Я узнал столько интересного об истории и культуре моего родного края! Бываю в музеях и на концертах, в театрах и в исторических местах. Я очень полюбил проект КДШ за новую интересную жизнь.

Курмаев Бахтияр, г. Казань

Мне очень нравится проект КДШ! Спасибо организаторам за интересные конкурсы! В 2019 году я победил в 1 этапе конкурса "Самый активный пользователь портала" и меня пригласили на Республиканскую Президентскую Ёлку в Казань! Я впервые побывал на такой Ёлке, нам подарили очень красивые подарки! Ещё благодаря проекту я познакомился с новыми друзьями со всех уголков Татарстана! КДШ – мой любимый проект!

Токмачев Роман, г. Бугульма

ГЛАВНАЯСвободная темаТуфрак ничек барлыкка килгән? Әкият

Туфрак ничек барлыкка килгән? Әкият

28 ноября 2016 - Амин Закиров

Әкият

Туфрак ничек барлыкка килгән?

Борын – борын заманда җир йөзе гел кызыл балчыктан торган,  ди. Бернинди агач та, үсенте дә үсмәгән, ди. Көннәрдән бер көнне бер бабай, зур чүлмәккә төрле ризыклар салып, ил гизәргә дип  чыгып киткән. Үзе белән   кәкре койрыклы,  тырпайган колаклы    этен дә  иярткән.  Юл буйлап баралар, ди болар. Эт алдан чаба, ди,  бабай арттан бара, ди.  Шулвакыт бик көчле давыл чыккан.  Бабайның чүлмәген җил очыртып алып та киткән. Давыл көчәйгәннән – көчәйгән, чүлмәкне күмеп тә китә язган. Бабай куркуыннан тизрәк өенә кайту ягын караган.

 Чүлмәкне бер кыргаяк тапкан да   эченә кереп үк  киткән.

— Мин  монда яшәрмен, миңа бернинди давыл да тимәс, — дип уйлаган ул һәм шунда тора да башлаган. Ашарга да мулдан икән, җылы да, ди, тыныч та икән, ди.

Шулай рәхәтләнеп яшәп ятканда  чүлмәк янына коңгыз килгән.

— Бу чүлмәктә кем яши? – дип сораган.

— Мин, кыргаяк — Йөгерчәк. Ә син кем?

— Мин коңгыз – Кәкре мөгез. Мине үз яныңа яшәргә керт әле.

— Әйдә, кер!

Алар икәү яши башлаганнар.

Чүлмәк яныннан суалчан үтеп бара икән. Ул чүлмәкне күреп туктап сораган:

— Кем яши биредә?

-  Кыргаяк — Йөгерчәк, коңгыз — Кәкре мөгез. Ә син кем?

— Ә мин суалчан – Сусар. Мине  дә үз яныгызга кертегез әле!

— Әйдә,  кер!

Болар өчәү яши башлаганнар.

Болар яныннан талпан  үтеп бара  икән. Ул да аптырап сораган:

— Бу чүлмәктә кем яши?

-  Мин — кыргаяк — Йөгерчәк,  мин — коңгыз — Кәкре мөгез, мин — суалчан – Сусар булам. Ә син кем?

— Мин талпан – Чалмабаш булам. Мине үз яныгызга кертегез әле.

— Кер, әйдә бергә яшәрбез!

Болар хәзер дүртәү яши башлаганнар. Чүлмәк яныннан кырмыска үтеп бара  икән. Ул да аптырап сораган:

— Бу чүлмәктә кем яши?

— Мин — Кыргаяк — Йөгерчәк, мин — коңгыз — Кәкре мөгез, мин — суалчан — Сусар, ә мин талпан – Чалмабаш булам. Ә син кем?

  — Мин кырмыска — Тиктормас. Мине үз яныгызга кертегез әле.

— Керсәң кер инде.

Болар бишәү яши башлаганнар.

Чүлмәк яныннан лайлача үтеп бара икән. Ул чүлмәкне күргәч бик  шатланган, сораган:

— Бу чүлмәктә кем яши?

— Мин — Кыргаяк — Йөгерчәк, мин — коңгыз — Кәкре мөгез, мин — суалчан Сусар, мин — талпан – Чалмабаш, ә мин — кырмыска – Тиктормас булам. Ә син кем соң?

— Мин лайлача – Майлы калҗа. Мине үз яныгызга алыгыз әле!

Менә сиңа мә! Барысының да чүлмәктә яшисе килә. Җәнлекләр уйга калганнар:

— Син керә алмассың бит!

— Ничек тә керермен! Кертегез инде!- дигән лайлача – Майлы калҗа.

— Нишләргә инде синең белән? Керсәң кер, әйдә! – дигәннәр җәнлекләр.

Лайлача  да кергән! Болар алтау яши башлаганнар. Чүлмәктә селкенер урын да калмаган! Тышкы якта шарт – шорт иткән тавышлар ишетелгән.  Чүлмәк  янына  таякка таянып, күзлеген киеп, сукыр тычкан килеп җиткән.

— Бу чүлмәктә  кем яши?- дип сораган. 

— Мин Кыргаяк — Йөгерчәк, мин — коңгыз — Кәкре мөгез,  мин -  суалчан — Сусар, мин — талпан — Чалмабаш, мин — кырмыска-  Тиктормас, ә мин лайлача – Майлы калҗа. Ә син кем?

— У-һу-һу! Сез монда күп икән! Ә мин сукыр тычкан — Кыбырсык! Мине дә үз яныгызга яшәргә кертегез!

— Ничек кертик? Үебезгә дә кысан! – дигәннәр җәнлекләр.

— Ничек тә сыярмын!

— Җайлап кына кереп кара инде!- дип рөхсәт биргәннәр җәнлекләр.

Сукыр тычкан да кергән. Әмма ул бернәрсә дә күрмәгән, Кыргаякның аягына баскан, Сусарның аркасына бәрелгән, Коңгызның мөгезен сындырган. Җәнлекләр авыртуга түзә алмыйча, кычкырганнар, сикергәннәр. Ул арада чүлмәк ватылып та киткән. Алар кергән чүлмәк авызы да күмелгән. Җәнлекләрнең тыннары кысыла башлаган. Алар тизрәк чыгу юлы эзләгәннәр. Суалчан — Сусар тиз — тиз балчыкны йота башлаган. Коңгыз мөгезләре белән балчыкны ишә икән, ди. Кырмыска исә  ишелгән балчыкны өя барган. Шулай итеп балчыкта әллә нинди эзләр, юллар ясалган, балчык йомшарган,  көпшәкләнгән. Ул арада җылы яңгыр да яварга тотынган. Су балчык араларына кергән. Җәнлекләр рәхәтләнеп су эчкәннәр, иркен итеп сулыш алганнар. Чүлмәктәге ризыклар да суга чыланган. Алар бүртеп, үсеп тә киткәннәр. Тамыр җибәргәннәр, яфраклар чыгарганнар, җимеш биргәннәр. Һәр елны орлыкларыгы коелып, уңыш биргәннәр. Көзләр җиткәч, яфраклары корыган, черегән, кызыл балчык өстенә уңдырышлы катлам өелә барган. Аның саен җир өсте матурайган, гөлбакчалар барлыкка килгән.  Бөҗәкләргә дә азык та күбәйгән, торырга өйләре дә табылган. Иркен өйләрендә алар рәхәтләнеп гомер иткәннәр.  Үзләре кая телиләр, шунда баралар, ди.   Алар йөргән, хәрәкәт иткән саен, балчык көпшәкләнә, туфрак ясала бара икән, ди. Шул вакыттан бирле туфрак иң олы байлык булып  хезмәт итә икән, ди.

 

 

Рейтинг: 0 650 просмотров
Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

Мы в контакте