Өч саны күпме ул? Юк, мәктәптә аның белән дуслашасы килми, ул билгене бер дә аласы килми. Кемнең мескен "3 ле" гә укып йөрисе килсен?!
Ә шулай ук начармы соң бу сан? Бәйгеләрдә җиңеп, беренче өчлеккә керсәң, ничек шәп! "2"ле алганчы "3"ле эләксә дә ярап тора, канәгатьләнерлек бит әле ул.
Ә менә иң яхшысы Зле кайда? Өч ай каникул! Кем яратмый инде өч ай каникулны. Ә ул менә үтеп тә киткән. Яшел болыннар саргайды, сары бибиләр ак казга әйләнде, елгада сулар да кереп булмый. һавада көз исе, икмәк, алма исе килә, көннән -көн уку вакыты якынлаша. Сау бул җәй!