Бездә Игелеклелек акциясе игълан ителде. Мин дә дуслары белән бу акциягә кушылдым. Дөрес, игелекле эшне һәр кеше бер нинди акциясез дә башкарырга тиеш. Без мәктәп, авыл тирәсен чистартуда катнаштык. Әби-бабайларга булышырга бардык. Яз көне эш күп! Ә шулай да рәхәт. Кояш булмаган көнне дә кәеф белән йөрим мин. Чөнки бүген кешеләргә изгелек кылдым дип сөенәм. Һәр кешенең күңеле рәхимле булсын! Бер-беребезгә ярдәмчел, шәфкатьле  булыйк!