ГлавнаяСвободная темаМинем дәү әбием

Минем дәү әбием

20 декабря 2016 - Камиль Гайнуллин

         Быел Бөек Җиңүгә – 70 ел.

         СУГЫШ  дигән сүз барлык йортның бусагасын атлап кергән. Хатыннар — ирләрсез, балалар әтиләрсез калганнар.

         Безнең гаиләне дә сугыш урап үтмәгән. Минем әбиемнең әтисе – сугыш ветераны, әнисе – тыл ветераны. Дәү әнием үзе – сугыш чоры баласы. Инде карт әбием белән бабам исән түгелләр. Әбием Гөлҗиһан миңа алар турында бик күп хәтирәләр сөйләде. Мин сезгә дәү әбием Нурҗиһан турында язарга булдым.

МИНЕМ ДӘҮ ӘБИЕМ

      Минем әбиемнең әнисе – Гайнуллина Нурҗиһан Габделман кызы. Ул 1919 нчы елның 19 нчы сентябрендә Чувашия Республикасы Козловка районы Әлмән авылында туган. 18 яшендә Олы Ачасыр авылы егете Борһанга (минем бабам) кияүгә чыга. Сугыш башланганда аңа 21 яшь була. Ул вакытта дәү әбиемнең инде яшь ярымлык баласы (минем әбием – Гөлҗиһан)  була. Карт бабам Борһан Фин сугышыннан кайтып, сәүдә эшенә урнашкан була. Сугыш башлану белән ул фронтка китә. Нурҗиһан әби колхозның төрле эшләрендә эшли. Төп эшче көч – хатын-кызлар,     балалар була.

          Дәһшәтле 1941 нче елның ноябрендә Нурҗиһан әбине окоп казырга җибәрәләр. Бу көннәр газаплы була. Ашарга юк, кием юк, салкын үзәккә үтә – шундый шартларда алар окоп казыганнар. Яшь баласын сагынып, сыкрап яши ул. Баласының язмышы өчен борчыла, чөнки әле ул имчәк баласы гына була бит.

       Окоптан кайткач, колхозда эшли. Иң авыр эшләрдә эшләргә туры килә, чөнки ирләр сугышта. Җәйләрен фронт өчен икмәк әзерлиләр. Көзләрен һәм кышларын фронтовикларга оекбаш-бияләйләр бәйлиләр. Язларын янә кырда, фермада. Бөтен эш кул хезмәте белән башкарыла. Фермада терлекләрне эчерү өчен суны көянтә-чиләк белән чишмәдән ташыйлар. Аяк киемнәре – чабата, юллар пычрак, баткак.

     Сугыш беткәндә Нурҗиһан әбигә 25 яшь була. Ул елны 9 нчы май  бик җылы, кояшлы була. Нурҗиһан әби ашарга пешереп йөри, шулвакыт 5 яшьлек кызы урамнан йөгереп кайта. «Әни, сугыш беткән, әти кайта!» — дип сөенеп кычкыра. Нурҗиһан әби кулындагы әйберләрен ташлап, урамга йөгереп чыга. Бөтен кеше урамда – кочаклашалар, көлешәләр.  Зур бәйрәм – Җиңү көне килә.

       Бабам Борһан сугыштан  исән-сау әйләнеп кайта. Бу көн Нурҗиһан әби белән кызы Гөлҗиһан өчен иң бәхетле көн була.

Март, 2015 нче ел.

 

Рейтинг: 0 543 просмотра
Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!