ГлавнаяСвободная темаЯхшылык эшлик

Яхшылык эшлик

18 декабря 2016 - Амин Закиров

Яхшылык эшлэ дә суга ат, халык белмәсә балык белер.Яхшылыклар бик күп төрле. Яхшылык эшләү өчен теләк кенә кирәк. Мине уйлавымча яхшылыкка менә нәрсәләр эшләп була.


1. Әти-әниләргә өй  эшләрендә булышу.
2. Юл аркылы олыларны озатып кую.

3. Өлкәннәргә сумкаларын күтәрешү.
4. Нәни балаларны уйнату.

5. Агач утырту.

6. Иптәшеңә дәрес аңлату.

7. Авыру кешенең хәлен белү.

8. Өлкәннәргә транспортта урын бирү.

9. Парк-бакчаларны чүптән арындыру.

10.Ач эт- мәчеләрне ашату.

11. Кошларны ашату.

12. Ишек ачып кертү.

13. Баскычтан коляска төшерешү.

14. Исәнләшү.

15. Кешеәргә рәхмәт әйтү.

16. Егылганнарга кул бирү.

17. Суга батучыны коткару.

18. Адашканга юл күрсәтү.

19. Ризыкны мактау.

20. Чишмәләрне чистарту.

21. Кош оялары ясау.

22. Китап бүләк итү.

23. Бәйрәм белән котлау.

24. Басма салу.

25.Шефлык итү.

26. Һәйкәлләрне чистарту.

27. Сугыш ветераннарының хәлен белә.

28.Юлда яткан ташны алып кую.

29. Кешеләргә һәрчак елмаю.

30. Кыргый җәнлекләрне ашату.

31. Яхшы укып әти-әнине сөендерү.Һ.б.

Яшәү безгә авыр булыр иде

Яхшылыктан башка.

Шуңа күрә яхшылыкны эшлик

Без үзебез башта.Шуңа күрә дә мин бу яхшылыкларны эшләргә тырышам.

Һич яхшылык эшли алмасаң син,

Кешеләргә бик-бик теләп тә,

Яхшы теләк телә,

Ул да кайчак

Зур көч өстәп куя йөрәккә.

Рейтинг: 0 1181 просмотр
Комментарии (2)
Амин Закиров # 19 декабря 2016 в 04:44 0
Бик матур!!!
Амин Закиров # 20 декабря 2016 в 16:21 0
афэрин!!!