ГлавнаяСвободная темаГабдулла Тукайның тууына 130 ел.

Габдулла Тукайның тууына 130 ел.

Габдулла Тукайның тууына 130 ел.

Телсез идек — Тукаебыз телле итте,

Җырсыз идек Тукай безне җырлы итте.

Күгебездә балкып  торган йолдыз булып,

Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 ел. Г.Тукай —бөек татар шагыйре. Тукай абыебыз 26 апрельдә — матур яз көнендә, кошлар җылы яклардан әйләнеп кайткач, умырзая чәчәкләре башларын калкыткач дөньяга килгән. Кызганыч ки, ул бик яшьли үлә, әмма әсәрләре — озын гомерле.

Тукай нибары 27 ел яшәде. Шул кыска гомерендә ул кайберәүләр 100 елда да үтәп чыга алмаслык эш башкарырга өлгерә. Күрәсең кеше аз гына яшәп тә гаять зур эш эшләргә, шул хезмәтләре белән халык күңеленә кереп калырга мөмкин икән. Тукай — әнә шундыйлардан. Тукай безгә якын, кадерле, ул һәрчак безнең күңел түребездә.

      Габдулла Тукайның әсәрләрен мин дә бик яратып укыйм. Шулай ук әсәрләрендәге геройларны рәсемгә төшерергә яратам. “Шүрәле” әкиятендәге Шүрәлене ясап “ Зирәк бала” конкурсында катнаштым

һәм диплом алдым. 

 

Язгы каникуллар вакытында Казанга Тукай музеена экскурсиягә дә барып кайттым. Анда аның иҗаты белән кызыксындым, шәхси әйберләрен күрдем.

 

 

 

Тукай иҗаты буенча төзелгән “ И туган тел, и матур тел” Бөтендөнья тест сорауларына җавап биреп 33 балл җыя алдым.

“ Салават күпере” журналы игълан иткән “Нәни Апуш юлы” бәйгесендә катнаштым. Мине җиңүче буларак  Е.А, Боратынский музеена экскурсиягә чакырдылар. Түземсезлек белән шул көнне көтәм.

Күренекле шагыйрь Габдулла Тукайны халкыбыз һәрвакыт күңел түрендә саклый.  Балалар аның әсәрләрен бик яратып укыйлар, ятлыйлар, чөнки алар матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел, кыю булырга өнди.

Рейтинг: +1 741 просмотр
Комментарии (1)
Гадель Егоров # 6 мая 2016 в 09:35 0
Ислам,отличная статья!