ГлавнаяСвободная темаДуслык лагеры.

Дуслык лагеры.

18 июня 2016 - Эльза Гайфуллина

 Мин мәктәп янындагы "Дуслык " лагерына йөрим. Миңа анда бик ошый Без анда төрле-төрле кызыклы эшләр белән шөгыльләнәбез. Үзебезгә ел буе ашар өчен мәктәп ашханәсенә чөгендер, суган, кишер, кәбестә үстерәбез. Матур-матур чәчәклегебез дә бар, аларны көн саен сулыйбыз. 

Ял итәргә дә вакыт күп кала, төрле ярыш, викторина, спорт уеннарында катнашабыз. Лагерҗда тематик көннәр булып тора. "Кызлар-бантиклар көнендә" мин иң кечкенә бант номинациясендә җиңүче булдым. Театр көнендә"Алтын маска" өчен бәйгедә дә финалга чыктым. Кызганыч, алтын маска алырга аз гына калды. Ләкин мин кәефемне төшермим! Янымда дусларым, җылы-матур көннәр! Ә алда әле тагын ике ай җәй! Ура! 

Рейтинг: +1 604 просмотра
Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!