Илдә кояш,
Җирдә кояш,
Тукай көне канат җәйгән.
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,
Тукай көне —
Безнең бәйрәм!
Безнең мәктәптә бөек шагыйребез Г.Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан, башлангыч сыйныф укучылары катнашында, "Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай..."дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәсе узды.
Без кичәдә Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләдек,әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттек.Мин "Кәҗә белән сарык" әкиятендә сарык ролендә булдым.
Шигырь конкурсында "Кызыклы шәкерт" шигырен сөйләдем!
Кичәбез "Туган тел" җыры белән тәмамланды!




