ГлавнаяСамая культурная семья - 2017Минем гаиләм- иң мәдәниятле гаилә

Минем гаиләм- иң мәдәниятле гаилә

6 мая 2017 - Амин Закиров

Минем гаиләм – иң мәдәниятле гаилә

“Исәнмесез” диеп сүз башлыймын,

Танышулар шулай башлана.

“Исәнмесез” диеп сүз башласам,

Бәхетем арта, күңел шатлана.

Таныш булыйк, мин Закиров Амин Ленар улы. Балтач районы Норма урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы. Минем Сезгә гаиләм турында сөйлисем килә.

Әти-әни, мин, энем  -               

Менә безнең гаилә.

Дус  гаилә булганда

Яшәү күңелле миңа .

Яннарымда алар булгач,

Күтәрелә   күңелем

Бәхет һәм шатлык белән

Үтә   минем гомерем.

Рәхмәт сезгә, әти-әни,

Тыныч булсын   күгебез

Озын-озак   бергә-бергә

Үтсен  безнең гомеребез.   

Шушы гаиләм минем – иң уңган, иң булган, иң тату гаилә. Алар – мине җылытучы, алар мине яклаучы, алар миңа дөньяны танытучы. Ә “Мәдәни көндәлек”- безнең гаиләбезнең чын дусты. Чөнки ул   туган ягымны өйрәнергә, халкым, аның мәдәнияте, тарихы, йолалары, гореф-гадәтләре турында күбрәк белергә мөмкинлекләр ачты. Моның өчен миңа әтием һәм әнием булышалар.  Мин алар ярдәме белән бик күп рәсемнәр, кул эшләре, кроссвордлар иҗат итәм.

  Әниемнең исеме Илзия. Ул — дөньядагы иң яхшы,  иң ягымлы, иң матур әни. Әнием балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшли. Эшендә бик хөрмәт итәләр, әнием үзе дә балаларны бик ярата. Әнием безне hәркөнне якты йөзе, тәмле ашлары белән сыйлый. Кичтән ул безне чиста урын- җиргә яткырып йоклата.Ә иртән мине, татлы чәен кайнатып, өстәлгә тәмле әйберләр куеп ашатып, эчертеп, мәктәпкэ озата. Әни hәрвакыт бөтен шатлыкларымны да, борчуларымны да белеп тора. Уңышларым булса- әниемнең йөзе шатлыктан балкый. Ә авырып китсәм, ул, борчылып, мин сәламәтләнгәнче янымнан китми. Мин, әниемне сөендерер өчен, тырышып укыйм hәм аңа ярдәм итәм. Әни сөенеп  елмайганда миңа да рәхәт була. Мин әниемне бик яратам. 

Әнием чигәргә, бәйләргә, китап укырга, җырларга, биергә, чәчәкләр үстерергә  ярата. Шуңа да минем дә тырыш, талантлы, белемле булуымны тели. Әнием мине районыбыздагы барлык музейларга, тарихи урыннарга алып барды. Чепьядагы Халыклар дуслыгы музее, Шодада Мирхәйдәр Фәйзи музее, Карадуганда Себер тракты һәм Муса Җәлил музейлары, Чепьяда һәм Янгулда чыбыктан үрү фабрикалары, авыл мәктәпләре һәм мәдәният йортларындагы музейларда булып, бик күп тарихи мәгълүматлар алдым мин. Кукмарадагы итек фабрикасында булганнан соң, проект эшләдем. Кара күлдә булганнан соң, рәсем һүм хикәя иҗат итеп, “Тылсымлы куллар “ конкурсында урыннар алдым. Тарихи Болгар, Тукай буенча конкурсларда катнашып та диплом һәм бүләкләргә ия булдым. Чөнки әнием мине Казан шәһәрендәге, Тукай Кырлайдагы бик күп истәлекле урыннарга, музейларга, хәтта Арчадагы “Әлифба музее”на алып барды.

 Әтием Закиров Ленар Илнур улы. Тимер кебек нык сүзле, тау кебек олы йөрәкле әтиебез – гаилә тоткасы, тормышыбызның яме.

   Әтиебез    шофёр булып эшли. Ул үз эшен бик яратып башкара. Әтиемнең эше авыр булса да, безнең мәктәп тормышы белән дә кызыксына. Мин үземнең әтием бик горурланам.

    Минем әтием автобус йөртә. Ул һәркөнне Казанга бара. Кешеләрне теләгән урыннарына сак кына илтеп куя.

      Зур машинасының рульләрен борганда, әтиемнең көчләре кимемәсен. Мин  әтиемә сәламәтлек, зур уңышлар  телим.

Минем әле Әдел исемле кечкенә энем дә бар. Энемә 3 яшь. Ул Кариле балалар бакчасына йөри. Шуңа да авырмыйча, безнең уңышларыбызга сөенеп, әтием белән әниемнең озын-озак яшәвен телим.

Безнең гаилә үзешчән сәнгатьтә дә бик актив. Мин үзем биергә, җырларга яратам.

Районыбызда “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә коллектив белән җыр һәм бию конкурсында катнаштым.

  Республикада Болгар һәм Свияжск буенча рәсем конкурсларында җиңүче булдым. Бөек Тукай буенча конкурста катнашып урыннар алдым.

Арча районында узган “Тормыш бизәге- уңган гаилә” конкурсында безнең гаилә җиңүче булды.Чөнки минем дәү әнием дә, апам да, абыйларым да бик матур җырлыйлар, бииләр.

Буш вакытларда без гаиләбез белән төрле музейларга, китапханәгә, театрларга, ярышларга, конкурсларга, табигый һәйкәлләр янына барырга тырышабыз.

Сәламәт яшәү өчен ял паркларына барабыз. Саф һавада чаңгы, тимераякта шуарга яратабыз. Спорт исә – безнең дустыбыз.

Авылыбызда бер генә чара да әниебездән башка узмый. Ул җырга да, биюгә дә, спектакльләр куярга да оста. Шуңа күрә безне дә вакытның кадерен белергә, аны файдалы итеп үткәрергә өйрәтә.Китап укырга бик ярата, безне дә китапханәләргә йөртә. Мин әнием белән  районыбызда бик күп китапханәләргә бардым, язучылар белән  очрашуларда катнаштым.

 

Уку елы дәвамында “Мәдәни көндәлек” белән дус булдым. Андагы барлык иҗади биремнәрне эшләп чыктым. Үземә бик күп яңа дуслар таптым. “Мәдәни көндәлек” кысаларында үткәрелгән “Минем булачак һөнәрем”, “Мәдәниятле остазым – әнием”,  “Тукай урыннары буйлап” конкурсларында катнашып 2-3 нче урыннарны алдым. Моның өчен мин үз гаиләмә рәхмәтле. Чөнки әти-әнием миңа бу эшләрне башкарырга мөмкинлек тудырдылар. Бу гади авыл баласы өчен – бик зур бәхет. Шуңа күрә дә мин шушындый   гаиләм булуы  белән горурланам. Гаиләмне бик-бик яратам.

            Гаиләм минем — өмет җебем,          

           Гаиләм — көнем, гаилә — төнем,

           Гаиләм минем — җир һәм күгем,

           Мәңге сүнмәс бәхетем минем.

 

(Искәрмә. Музейларга барган фотолар күбрәк сайтка куелды)

 

Рейтинг: +12 889 просмотров
Комментарии (23)
Игошин Яромир # 6 мая 2017 в 18:08 0
МОлодец!
Амин Закиров # 11 мая 2017 в 16:19 0
Спасибо большое!
Амин Закиров # 6 мая 2017 в 18:20 0
Афәрин!
Азалия Багманова # 6 мая 2017 в 19:36 0
молодец! Желаю удачи!!!
Амин Закиров # 7 мая 2017 в 14:00 0
Азалия. спасибо! С праздником!
Алиса Гарифуллина # 7 мая 2017 в 06:49 0
Молодец!! Здорово!!
Амин Закиров # 7 мая 2017 в 14:01 0
Алиса, спасибо! С праздником!
Амин Закиров # 8 мая 2017 в 13:02 0
Рәхмәт, Алисә! Бәйрәмнәр белән!!!
Залия Набиева # 7 мая 2017 в 07:21 0
Молодец Әмин!
Амин Закиров # 7 мая 2017 в 14:01 0
Рәхмәт, Зәлия! Бәйрәм белән.
Елисей Смелов # 7 мая 2017 в 22:19 0
Молодец!!! Удачи тебе!
Амин Закиров # 11 мая 2017 в 16:20 0
Спасибо большое!!!
Крохина София # 8 мая 2017 в 19:02 0
Молодец!!!
Адиля # 11 мая 2017 в 06:48 0
молодец
Амин Закиров # 11 мая 2017 в 16:21 0
Рәхмәт бик ЗУР!!!
Лиана Мухаметшина # 11 мая 2017 в 10:34 0
БИК матур язгансын
Амин Закиров # 11 мая 2017 в 16:20 0
Рәхмәт бик ЗУР!!!
Кочетков Мансур # 12 мая 2017 в 15:05 0
Афәрин Амин!
Ангелина Байбакова # 13 мая 2017 в 06:44 0
+8! Отличная статья! Желаю успехов в конкурсе!
Эмир Шагиев # 14 мая 2017 в 20:49 0
Молодец у тебя очень дружная и веселая семья
Гадель Егоров # 15 мая 2017 в 07:40 0
Уңышлар сезнең тату гаиләгезгә!
Адель Гарифуллин # 15 мая 2017 в 08:01 0
молодец. удачи