«Культурный Дневник школьника»

значимый культурно-образовательный проект Татарстана, реализуемый Министерством культуры РТ, Министерством образования и науки РТ под патронажем Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова.

КУЛЬТУРНЫЙ ДНЕВНИК ШКОЛЬНИКА В ЦИФРАХ

более
85 000
записей пользователей
свыше
200
конкурсов проведено
более
4 000
победителей конкурсов сайта

ПРИСОЕДИНЯЙСЯ К КУЛЬТУРНОЙ КОМАНДЕ ТАТАРСТАНА!

ВЕДИ ДНЕВНИК И БЛОГ
ДЕЛИСЬ ВПЕЧАТЛЕНИЯМИ
УЧАСТВУЙ В КОНКУРСАХ
ПРЕЗИДЕНТСКАЯ ЕЛКА
ТОРЖЕСТВЕННОЕ НАГРАЖДЕНИЕ

ОТЗЫВЫ ПОБЕДИТЕЛЕЙ

Вместе с «Культурным дневником» я открыл для себя Татарстан, его культуру и историю. С удовольствием участвую в конкурсах и мероприятиях портала. Столько новых уголков Татарстана повидал! А ещё проект очень помогает в учёбе. Спасибо всем организаторам!

Амир Ямаев, пгт Уруссу Ютазинского района

«Укучының мәдәни көндәлеге» проектында без өченче ел рәттән җиңүчеләр исемлегендә. Проекты белән без бик күп шәһәрләрдә булып кайттык, күп чараларда катнаштык, республика күләмендә булган конкурсларда катнашып җиңүчеләр арасында да булдык. Күп кенә районнарыбызда дусларыбыз бар, алар белән бергә театрларга, музейларга йорибез. «Укучының мәдәни көндәлеге» белән без бик горурланабыз, оештыручыларга бик куп итеп рәхмәтебезне белдерәбез!

Диляра и Лейля Юсуповы, г. Заинск

Я ученик 2 класса. Участвую в проекте "Культурный Дневник Школьника" уже второй год. Благодаря КДШ у меня много новых друзей. Я узнал столько интересного об истории и культуре моего родного края! Бываю в музеях и на концертах, в театрах и в исторических местах. Я очень полюбил проект КДШ за новую интересную жизнь.

Курмаев Бахтияр, г. Казань

Мне очень нравится проект КДШ! Спасибо организаторам за интересные конкурсы! В 2019 году я победил в 1 этапе конкурса "Самый активный пользователь портала" и меня пригласили на Республиканскую Президентскую Ёлку в Казань! Я впервые побывал на такой Ёлке, нам подарили очень красивые подарки! Ещё благодаря проекту я познакомился с новыми друзьями со всех уголков Татарстана! КДШ – мой любимый проект!

Токмачев Роман, г. Бугульма

ГЛАВНАЯНа международную книжную выставкуМинем яраткан китабым

Минем яраткан китабым

28 ноября 2016 - Амин Закиров

Минем яраткан китабым

     Мин, Закиров Амин, Норма урта мәктәбенең 2 нче сыйныфында белем алам.

      Миңа 8 яшь. Минем яратып башкара торган шөгыльләрем күп. Буш вакытымда рәсем ясарга, кәгазьдән кисеп ябыштырып, төрле композицияләр иҗат итәргә, әлбәттә китаплар укырга яратам.

      Китапларны мин авыл, мәктәп китапханәсеннән алып укыйм. Өстенлекне күбрәк шигырь, әкият китапларына бирәм.

       Китапларым күп. Аларны миңа әнием һәм әбием    сатып та алалар. Аларның кайсыберләре инде таушалырга да өлгерде,  чөнки мин аларны кат-кат укыйм, шигырьләрен ятлыйм, рәсемнәрен төшерәм.

       Ләкин  сезгә сөйлисе иң яраткан китабымны мин күз карасыдай кадерләп саклыйм. Ул “Бал корты һәм шөпшә” дип атала.   Бу китап Казан шәһәре Татарстан китап нәшриятендә “Исәнме, мәктәп!” сериясендә  2008 нче елда басылган. Автор-төзүчесе һәм мөхәррире: Талия Шакирова.  Матур рәсемнәр белән бизәүчеләре:  Алла Айсена, Валерий Фомин. Тиражы: 5000 данә

     Бу минем иң яраткан китабым гына түгел, ә иң кадерле, истәлекле тәүге китабым.

     Аны миңа класс җитәкчебез Ибнеева Фәридә Фәрит  кызы Әлифба бәйрәмендә  бүләк итте. Бал кортлары бик тырыш, бердәм, хезмәт сөючән, ярдәмчел бөҗәкләр.Алар тәртипне, чисталыкны, пөхтәлекне яраталар.
      Кешеләрне, төрле авыруларга дәва булырдай, татлы бал белән сыйлыйлар.
      Китапны төзүче апа да балаларның кечкенәдән үк бал кортлары кебек тырыш, җәмгыятькә файдалы чын кешеләр булып үсүләрен, шөпшә кебек ялкау булмауларын теләп китапны шулай атагандыр. Бу китап  кече яшьтәге балалар өчен. Ләкин ул бүген дә минем өстәл китабым. Хәзер андагы әкиятләрне, хикәяләрне энеләремә, сеңлемә укыйм, бергәләп рәсемнәрен карыйбыз, табышмакларын чишәбез.

 Сез дә бу китап белән кечкенә дусларыгызны сөендерә аласыз.

         Китап  - кешенең дусты, китапның белмәгәне юк. Татар халкында китап турында мәкаль һәм әйтемнәр бик күп. Китапларны күп укысаң, аларны яратсаң, бик күпне белергә, һәрчак  уңышка ирешергә мөмкин.       

        Дусларым, китапны яратыгыз, аның белән дус булыгыз! 

Рейтинг: 0 2413 просмотров
Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

Мы в контакте