Минем көзге каникулларым

19 ноября 2016 - Язгуль Юсупова

Безнең "Илнар һәм Язгөл" дип исемләнгән мәдәни командабыз көзге каникулларны бик кызыклы итеп үткәрде. Маҗаралы, бай эчтәлекле сәяхәтебез Бөгелмә шәһәренең  "Туган якны өйрәнү" музеннан башланып китте. 

Бөгелмә шәһәренең тарихы белән танышканнан соң без, бергәләшеп, әлеге музейда оештырылган күргәзмәләрне тамаша кылып йөрдек. Мине аеруча "700 лет российскому рублю" дигән күргәзмә таң калдырды. Монда бик борынгы акчалардан алып, XX гасырга кадәр кулланылышта йөргәннәре дә бар иде. Кайбер акчалар дәфтәр бите зурлыгында, ә кайберләре бик кечкенә иде. Шунысына гына шаккаттым: ни өчендер тиен акчалар (5 тиен, 3 тиен) кәгазьдән эшләнгән булганнар икән...

Ә менә абыема исә "Здравствуй, Бугульма" дип аталган картиналар күргәзмәсе бик ошады. Чөнки ул тарих фәнен бик ярата, ә картиналарда исә Бөгелмәнең үткәне һәм бүгенгесе сурәтләнгән иде.

Бу музейдагы җәнлек чучелоларына  карап, әйтерсең  лә, без чын керпеләр, кошлар, бүре һәм төлкеләрнең маҗаралы  дөньясына сәяхәт кылдык, диярсең! Аларга карап сокланмыйча мөмкин түгел иде! Әйтерсең лә, без җәнлекләрне өндә түгел, ә төштә генә күрдек. Кызганыч, алар янында озак тору мөмкин түгел иде, чөнки безнең команда читтән килгән, шуңа күрә  алар белән нибары 1 сәгать кенә  соклана алдык!

Әлеге музейдан алынган тәэсирләребез белән уртаклаша-уртаклаша, без Ярослав Гашекның әдәби-мемориаль  музеена юл тоттык. Әлеге музейда  Гражданнар сугышы вакытында Бөгелмәдә яшәгән, иҗат иткән, Швейк исемле солдат образын тудырган Я.Гашекның шәхси әйберләре, кулъязмалары белән таныштык.

Безнең күңелле сәяхәтебез балалар китапханәсенә бару белә дәвам итте. Әлеге китапханәдә төрле китап-журналлар белән танышкач, курчак театры уйнау өчен кулдан бәйләнгән смешариклар белән кечкенә күләмле спектакль куеп карарга рөхсәт иттеләр. 

Курчак спектакле уйнап алган тәэсирләрдән арынып та бетмәгән көенә без Бөгелмәнең үзәк китапханәсенә юл тоттык. Монда күргән һәм ишеткәннәрдән үзе бер китап язарлык булды.

Уку залында урнаштырылган энциклопедияләрне карап чыккач, без абонемент бүлегендә урнашкан китапларның күплегенә таң калып, аларны кат-кат күздән кичергәч, "Борынгы китаплар" музеена кердек. Әлеге музей шушы китапханәдә үк урнашкан иде.

Әлеге музейда бик олы китаплардан алып, бик кечкенәләренә кадәр бар иде. Хәтта бер китап минем уч төбемнән дә бәләкәй иде.

 Бай тарихлы Бөгелмәдә яшәүче малай һәм кызларга  мәдәни командалары белә шәһәрне тирәнтен өйрәнү өчен мөмкинлекләр бик күп.  Шуңа күрә дә без Бөгелмә шәһәренә кылган сәяхәтәбез шулкадәр бай эчтәлекле булуы белән безнең күңелләрдә якты истәлекләрдән генә торган эз калдырыр дигән татлы уйлар белән, күңелебездән генә әлеге шәһәр белән саубуллаштык .

Каникулыбызның соңгы көнендә үзебезнең Иске Урыссуда урнашкан китапханәгә юл тоттык. Китаханәче Гөлнара апа безне елмаеп каршылады, яңа китаплар һәм күргәзмәләр белән таныштырды. 

Көзге каникуллар гына түгел, ә калганнары да шундый ук кызыклы маҗараларга, сәяхәтләргә бай булсын иде, дигән теләктә кала безнең мәдәни командабыз! 

Рейтинг: +59 999 просмотров
Комментарии (26)
Алиса Гарифуллина # 19 ноября 2016 в 13:48 0
Молодец Язгуль!! Насыщено провела свои каникулы!! smile
Нурислам Хафизов # 21 ноября 2016 в 07:25 0
ЯЗГУЛЬ ПРИВЕТ!!! ЛОВИ+++ МОЛОДЕЦЦ!!!
Алия Шакирова # 5 декабря 2016 в 05:17 0
Молодец! Очень увлекательные каникулы!
Ангелина Байбакова # 19 ноября 2016 в 13:50 0
Здорово как! Молодец!
Екатерина Кузнецова # 19 ноября 2016 в 14:00 0
Хорошие каникулы получились у тебя!
Ильнар Зайдуллин # 19 ноября 2016 в 14:01 0
Классно!!!
Айгуль Зайдуллина # 19 ноября 2016 в 14:06 0
Молодцы!
Язгуль Юсупова # 19 ноября 2016 в 14:08 0
Очень хорошие каникулы!!!
Марат Садыков # 19 ноября 2016 в 14:50 0
Язгуль молодец++++++++++++
Алсуня Кашфразиева # 19 ноября 2016 в 15:55 0
Замечательная статья! Язгуль, умница! dance
Dina Zainullina # 19 ноября 2016 в 16:19 0
Бик кызык,молодец.
Сабирзянова Язиля # 19 ноября 2016 в 18:03 0
Ялларың күңелле узган Афәрин!!!
Камиль Аглямзянов # 19 ноября 2016 в 18:09 0
Молодец!Лови++++
Айгуль Зайдуллина # 19 ноября 2016 в 19:50 0
Хорошо вы отдохнули!
Владлена Устюжанина # 19 ноября 2016 в 20:15 0
Супер!!!!
Валерия Федорова # 20 ноября 2016 в 15:54 0
Отличные каникулы!
Злата Рязанова # 20 ноября 2016 в 17:50 0
Унышлар сина!!!!!
Гадель Егоров # 20 ноября 2016 в 18:13 0
Здоровские каникулы,лови5+!
Альмир Мифтахов # 21 ноября 2016 в 07:36 0
Молодец !!!!!!
Нафиков Карим # 21 ноября 2016 в 07:53 0
Молодец,бик кызык каникуллар!
Кочетков Мансур # 21 ноября 2016 в 09:47 0
Молодец, Язгуль! +32!
Игошин Яромир # 22 ноября 2016 в 13:59 0
Молодец!
Данил Козлов # 22 ноября 2016 в 16:32 0
Рәхәтләнеп ял иткәнсез!
Камиль Сулейманов # 23 ноября 2016 в 19:53 0
Молодцы! +!
Елисей Смелов # 23 ноября 2016 в 21:24 0
Язгуль! Замечательная статья! Фотографии очень красивые! Здорово!
Тимур Рысаев # 2 декабря 2016 в 12:22 0
Классно провели каникулы! Молодцы!