«Культурный Дневник школьника»

значимый культурно-образовательный проект Татарстана, реализуемый Министерством культуры РТ, Министерством образования и науки РТ под патронажем Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова.

КУЛЬТУРНЫЙ ДНЕВНИК ШКОЛЬНИКА В ЦИФРАХ

более
85 000
записей пользователей
свыше
200
конкурсов проведено
более
4 000
победителей конкурсов сайта

ПРИСОЕДИНЯЙСЯ К КУЛЬТУРНОЙ КОМАНДЕ ТАТАРСТАНА!

ВЕДИ ДНЕВНИК И БЛОГ
ДЕЛИСЬ ВПЕЧАТЛЕНИЯМИ
УЧАСТВУЙ В КОНКУРСАХ
ПРЕЗИДЕНТСКАЯ ЕЛКА
ТОРЖЕСТВЕННОЕ НАГРАЖДЕНИЕ

ОТЗЫВЫ ПОБЕДИТЕЛЕЙ

Вместе с «Культурным дневником» я открыл для себя Татарстан, его культуру и историю. С удовольствием участвую в конкурсах и мероприятиях портала. Столько новых уголков Татарстана повидал! А ещё проект очень помогает в учёбе. Спасибо всем организаторам!

Амир Ямаев, пгт Уруссу Ютазинского района

«Укучының мәдәни көндәлеге» проектында без өченче ел рәттән җиңүчеләр исемлегендә. Проекты белән без бик күп шәһәрләрдә булып кайттык, күп чараларда катнаштык, республика күләмендә булган конкурсларда катнашып җиңүчеләр арасында да булдык. Күп кенә районнарыбызда дусларыбыз бар, алар белән бергә театрларга, музейларга йорибез. «Укучының мәдәни көндәлеге» белән без бик горурланабыз, оештыручыларга бик куп итеп рәхмәтебезне белдерәбез!

Диляра и Лейля Юсуповы, г. Заинск

Я ученик 2 класса. Участвую в проекте "Культурный Дневник Школьника" уже второй год. Благодаря КДШ у меня много новых друзей. Я узнал столько интересного об истории и культуре моего родного края! Бываю в музеях и на концертах, в театрах и в исторических местах. Я очень полюбил проект КДШ за новую интересную жизнь.

Курмаев Бахтияр, г. Казань

Мне очень нравится проект КДШ! Спасибо организаторам за интересные конкурсы! В 2019 году я победил в 1 этапе конкурса "Самый активный пользователь портала" и меня пригласили на Республиканскую Президентскую Ёлку в Казань! Я впервые побывал на такой Ёлке, нам подарили очень красивые подарки! Ещё благодаря проекту я познакомился с новыми друзьями со всех уголков Татарстана! КДШ – мой любимый проект!

Токмачев Роман, г. Бугульма

Минем көзге каникулларым

2 декабря 2016 - Нияз Галимов

                                                                                  Минем көзге каникулларым

 

           Мин, Галимов Нияз, бөтен каникулларымны файдалы итеп үткәрәм. 1нче класста укыганда, җәй көне без кайларда гына булмадык: Г.Камал театры, Исаково музее, Арча, Кырлай, Кушлавыч, Биектау музейлары, Казандагы Тукай музее, “Бәхетле балачак” музее, Җиңү паркы, Яңа ел тамашалары, Чәчәкләр фестивале һ.б.  2016-2017 нче уку елының беренче каникулы да мәдәни чараларга бай булды.

           2 нче ноябрь көнне без, дәү әтием, дәү әнием, Ләйлә апа һәм аның кечкенә улы Равил, Г.Камал театрына дәү әниемне бүләкләгәнне карарга бардык. Ул татарча сайтлар конкурсында катнашкан иде.  Анда бик күп кешене бүләкләделәр. Артистлар җырладылар, биеделәр. Бик күңелле булды. Минем бу театрга беренче генә килүем түгел инде. Театрның фойесы да бик матур, мин андагы суларга карарга яратам. Театрдан чыккач, без “Бәхетле балачак” музеена киттек. Минем анда булганым бар иде, тагын карыйсым килде. Дәү әти, дәү әниләрнең, әтием белән әниемнең бала вакытта уйнаган уенчыклары, элеккеге радио, телевизор һәм башка әйберләрне карау бик кызык булды.

           5 нче ноябрь көнне мин әтием һәм әнием белән “Казан-Арена” да урнашкан “Зарница” балалар үзәгенә бардым. Анда мин машиналар, велосипед күрдем, бик күп төрле станцияләр бар иде. Бөек Җиңү станциясендәге туннельнең эченнән йөреп карадым. Корабль бар иде анда, эзли торган ком (танклар янында), самолет ясаганнарын күрдем. Космос станциясендә космик ракета, планеталар турында мәгълүмат белдем, скафандр кигән сыман фотога төштем. Юл йөрү кагыйдәләрен тиз генә өйрәнеп, машина йөртү таныклыгы алдым һәм тренажер машинада йөрдем. Төзи торган кирпечләр, агач таяклардан өй җыя торган конструктор күрдем. “Комната смеха” да кәкре көзгеләрдән карап көлдем. Анда мине бүләкләделәр. Мин “Тукай әкиятләрендәге геройлар” республика конкурсында катнашып, 2 нче урын алдым. Г.Тукайның “Бичара куян” шигырендәге куян рәсемен пластилин белән пыялага ясадым, бу эштә әнием булышты. Миңа диплом һәм бүләккә йомшак уенчык – дракон бирделәр, балалар үзәгендә бушлай ял иттерделәр.  Дәү әниемә мине бу конкурста катнаштыруы өчен рәхмәт. Миңа бу балалар үзәгендә бик ошады, тагын барасым килә. Балаларны фәнгә уеннар белән кертү бик кирәк.

      

Рейтинг: +4 632 просмотра
Комментарии (5)
Камиль Сулейманов # 2 декабря 2016 в 19:52 0
Бик матур итэп язгансын!
Альмир Мифтахов # 3 декабря 2016 в 17:48 0
Молодец!!!
Игошин Яромир # 5 декабря 2016 в 18:03 0
молодец
Тимур Рысаев # 5 декабря 2016 в 18:37 0
много мест посетил, молодец
Нияз Галимов # 6 декабря 2016 в 08:20 0
Рәхмәт!
Мы в контакте