ГлавнаяМои осенние каникулы с Культурной командойМөслим туган як музеена сәяхәт

Мөслим туган як музеена сәяхәт

1 декабря 2016 - Рафиль Шарифуллин

Мөслим туган як музее

Үзе бай, үзе матур.

Монда килгән һәрбер кеше

Исе китәр, шаккатыр.

Безнең як җәнлекләренең

Күргәзмәсе бар монда.

Аю, төлке, буре, куян,

Кабан дуңгызы шунда.

Мөслим ягы- тарихи як,

Казу эшләре бара.

Яшь тарихчылар сәяхәттә

Бик күп байлыклар таба.

Авылда иң кирәклесе-

Ат арбасы, чанасы.

Барасы килгән җиреңә

Утырасы да чабасы.

Бизәкләре аллы-гөлле,

Чигүле сөлгеләре.

Кул эшенә остадыр бик

Апалар, сеңелләре.

Талчыбыктан бишек үрә

Альберт абый шәп итеп.

Кыш бабай  тора елмаеп,

Ничек  китәсең үтеп?

Пионерия почмагы

Әнигә бик тә якын.

Пионер булган бит ул,

Йөзендә яна ялкын.

Бөек Ватан сугышында

Бабайлар башын салган.

Якты истәлеге аларның

Мәңгелек утта калган.

Илисәй абый Имамов

Гаҗәеп оста сынчы.

Һәрбер сыны олы иҗат,

Нинди матур, карачы!

Туган ягым музеенда

Йөрдем ничәнче кабат.

Килгән саен яңа ачыш,

Сокланып йөрим карап.

Рейтинг: +19 882 просмотра
Комментарии (10)
Ирина Кудрявцева # 2 декабря 2016 в 05:51 0
Очень красиво!
Айзиля Закирзянова # 2 декабря 2016 в 07:19 0
Бигрэк матур шигырь язгансын! Каникулларын бик кызык узган!!!
Рафиль Шарифуллин # 3 декабря 2016 в 17:49 0
Әйе, Айзилә, кызык узды. Ләкин авылда барырга урыннар гына азрак шәһәр белән чагыштырганда. sad
Алия Шакирова # 5 декабря 2016 в 05:32 0
Молодец!
Вероника Тумашева # 2 декабря 2016 в 08:14 0
Молодец, очень интересно
Лиана Мухаметшина # 2 декабря 2016 в 09:26 0
Бик матур музей.
Камиль Сулейманов # 2 декабря 2016 в 19:56 0
Бик матур шигырь! Молодец!
Рафиль Шарифуллин # 3 декабря 2016 в 17:49 0
Рәхмәт, Камиль!
Игошин Яромир # 5 декабря 2016 в 17:58 0
молодец
Тимур Рысаев # 5 декабря 2016 в 18:21 0
красивые фотографии