16 сентябрь көнне күптән көткән мәдәни көндәлекне алдык. Аны безгә авыл китапханәчесе Роза апа бирде. Ул безгә мәдәни көндәлек турында сөйләде. Мәдәни көндәлек быел тагын да матуррак чыккан. Көндәлекне ачу белән битләрен карый башладык, анда безнең мәктәптән дә укучыларның фоторәсемнәре бар иде. Без алар өчен сөендек. Мәдәни көндәлектә быел да катнашырга телим: тагын да күп дуслар табасым килә!