Иң иҗади төркем

11 мая 2017 - Амин Закиров

Минем гаиләм — иң иҗади төркемнәрнең берсе  

Без гаиләдә дүрт кеше:

Әти, әни, мин, энем.

Алар янәшәмдә булгач,

Күңелле үтә көнем.

Гаиләдә бар да оста

Җырларга һәм биергә.

 Вакыт файдага үтсен дип,

План корабыз бергә.

“Мәдәни көндәлек” өйрәтә

Матур яшәү серләрен.

Гом(е)регез әрәм узмасын-

Белегез кадерләрен.

  Чыннан да, “Мәдәни көндәлек” — безнең гаиләбезнең чын дусты, тормышыбызның маягы. Андагы барлык иҗади биремнәр бала өчен генә түгел, ә олылар өчен дә бик кызыклы. Бер дә моңаеп утырырга ирек бирми ул. Әле ребус чишәсең, әле шигырь язасың. Иртәгесен кул эше башкарсаң, аннан рәсем ясыйсың. Музеен да табасын, концертына барасың. Менә шуннан иҗади тормыш башлана да инде.Шулай итеп,  “Мәдәни көндәлек” безне иҗади коллектив итте дә куйды. Минем гаиләм – үзе бер иҗади төркем. Үземә бик күп яңа дуслар таптым. “Мәдәни көндәлек” кысаларында үткәрелгән “Минем булачак һөнәрем”, “Мәдәниятле остазым – әнием”,  “Тукай урыннары буйлап” конкурсларында катнашып 2-3 нче урыннарны алдым,”Көзге каникулда минем команда” бәйгесендә катнашып, дипломга ия булдым.

   Республикада Болгар һәм Свияжск буенча рәсем конкурсларында җиңүче булдым. Бөек Тукай буенча конкурста катнашып урыннар алдым.

   Шулай ук шигырьләр, хикәяләр  язарга яратам. Кич утырып, бергәләп китап – газеталар укыйбыз. Әти-әнием минем яхшы укуымны, тырыш булуымны телиләр. Алар минем өчен һәрвакыт үрнәк булып торалар. Кинотеатрларга, музейларга, китапханәләргә алып барган өчен мин аларга бик рәхмәтле.

         Әнием

Минем әнием Илзия

Йөзләреннән нур коя  .

Зәп – зәңгәрдер күзләре,

Балкып тора үзләре.

Йөрәгендә кояшның

яктысы, нурлары.

Ул булса ямьләнә,

Яшәрә Җир шары.

                                                             Әтием

Әтиемне беләсездер

Бик тә тырыш, ул уңган.

Менә шуңа күрә  инде

Әти солдатта булган.

Армиягә анда таза,

Көчлеләр генә бара.

Әтием  төсле кыюлар

Төннәрен сакта тора…  

  Китап – безнең дустыбыз. Китап укырга да яратам, тыңларга да яратам.

Алар ярдәме белән мин тырышып укыйм, төрле конкурсларда катнашам. Алар минем дусларымны да бик хөрмәт итәләр.

                      

Республикада “Кояшлы балачак” бәйгесендә “Илһам” өлкәсендә “Туган ягым” исемле шигырем белән катнаштым һәм диплом алдым.

                                   Туган авылым  Карилем

                                    Булса да бик кечкенә,

                                    Көмеш сулы саф чишмәләр

                                    Бары тик бездә генә.

Ямьле инеш буйларында

Үсә бөдрә таллар.

Сандугач сайравы белән

Ата бездә ал таңнар.

Сокланам мин авылыма

Юллары чиста, тигез.

Елга ярына тезелгән

Чишмәләр саны чиксез.

Авылымнан ерак түгел

Ямьле карурман шаулый.

Гөмбә, җиләк җыярга

Анда кем генә бармый.

Авылыбызның горурлыгы-

Җәелеп киткән артышлык.

Гөлҗимеш, җиләк җыярга,

 Җыела монда халык.

Авылыбызның бер ягында

Чикләвекле биек тау.

Безнең изге бурычыбыз-

Шушы матурлыкны саклау.

Туган якның табигатен

Пыч(ы)ратмыйк әле, дуслар!

Җир-анага назлы булсак,

Ходай хәвефләрдән саклар.

Амин!

Безнең гаилә үзешчән сәнгатьтә дә бик актив. Үзем дә, энем дә биергә, җырларга яратабыз.”Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә җырым һәм биюем белән катнаштым.

 

Әдәби чараларда актив катнашам, сәхнә әсәрләрендә бик тырышып рольләр башкарам.

       

Рәсем ясарга бик яратам. Бик күп рәсем конкурсларында катнашып. район һәм республикабызда урыннар алдым. “Спортны яратабыз”, “Хезмәтне саклау”, “Минем яраткан укытучым”, “Бозда сак бул!”, “Парклар маршы” конкурсларында бик теләп  катнашам.

 

Без гаиләбез белән поделкалар, сувенирлар ясарга яратабыз. “Сөйкемле шүрәле”, “Минем әнием”, “Тукай безнең йөрәкләрдә” конкурсларында катнашып дипломнар алдым. 

Район буенча юл йөрү кагыйдәләре буенча     “Юл, хәрәкәт, транспорт” темасына кроссворд төзедем һәм диплом алдым.

Горизонталь буенча сорауларга дөрес җавап тапсагыз, баганада бер  җөмлә укырсыз.

 1. Юл  хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе( ЮХИДИ).

 2. Регулировщик таягы  ( жезл).

 3.Тимер жираф, башы күктә,

  Күп күтәрә, көче  күктә,

  Тонна – тонна  йөкләрне

  Эләктереп ала ул,

  Балконнарны балкытып

  Биек  өйләр  сала ул ( кран).

4. Ике рәттә йортлар  тора    ун, егерме, йөзәрләп,

  Зур шакмаклар күзләр белән   гел берсен-берсе күзләп ( урам).

 5. Тимер юл үткеләрендә һ. б. урыннарында юлны ачу- ябу өчен кулланыла торган махсус киртә ( шлагбаум)

6. Шәһәр кешесе транспортны кайда көтә? ( тукталыш)

7. Ияремә  менәләр ,   Өзгәнемә тибәләр.   Йөгертәләр, чаптыралар,

Кирәк җиргә китәләр ( трамвай) .

8. Беренче светофор кайсы илдә куела? ( Лондон)

9. Кулына махсус таяк тоткан һәм күкрәгендә билгесе  булган  полиция хезмәткәре (көйләүче).

10. Ике тәгәрмәчле арба, атсыз да алга чаба ( велосипед).

11. Транспортсыз юлда баручы (җәяүле) .

12.  Беренче рәсми  юл билгеләре кайсы илдә уйлап табыла?( Париж)

13. Җир астында күп кешесе  Булган яшь шәһәр гөрли.   Халык тулы йортлар Урам буенча йөри .

 ( метро).

14. Авыл эчендә төнлә  эшләргә  ярамаган билге ( сигнал).

15. Юл билгесенең  бер төре (күрсәтүче)

16. Бер аяклы үзе, маңгаенда өч күзе  (светофор)

17.  Юл да  бәлагә юлыкмас өчен нәрсә белергә  кирәк? ( кагыйдә).

Буш вакытларыбызда без гаиләбез белән чана-чаңгы, тимераякта шуабыз. Иптәшләрем белән туган як табигатенә экскурсиягә чыгабыз. Шулай ук мин районда спорт ярышларында да актив катнашам.

 

“Тырышкан бушка китмәс”, ди халкыбыз. “Эше барның ашы бар”, дип  тә әйтәләр.”Бу шөгыльләрем минем бүгенге көндә кызыксынуым булса да, киләчәктә алар миңа тормышта юл күрсәтерләр дип уйлыйм. Чөнки кулы эш белгән, хезмәт яраткан кеше генә тормыштан ямь таба, бәхетле була. Минем гаиләм бик тырыш, дус, тату. Әти-әнием дә кечкенәдән хезмәт яратканнар. Мин дә энем белән алар кебек булырмын.

.   

 

Йомгаклап шуны әйтәсем килә. Минем гаиләм сәламәт яшәү өчен барлык көчен куя. Балаларның  акыллы, мәдәниятле белемле, кешелекле, тырыш булып үсүе — безнең гаиләнең  девизы һәм бәхете.

    

Рейтинг: +12 855 просмотров
Комментарии (14)
Адиля # 11 мая 2017 в 07:04 0
молодец
Амин Закиров # 11 мая 2017 в 07:48 0
Рәхмәт бик зур!!!
Альмир Мифтахов # 11 мая 2017 в 09:41 0
Афэрин Амин!!!
Алсуня Кашфразиева # 11 мая 2017 в 10:16 0
Молодец
Игошин Яромир # 11 мая 2017 в 10:28 0
молодец
Марат Хусаинов # 11 мая 2017 в 17:29 0
Здорово. Молодец!
Кочетков Мансур # 12 мая 2017 в 15:35 0
Амин! Булдыргансын!
Елисей Смелов # 12 мая 2017 в 16:12 0
Молодец! Удачи тебе!
Злата Рязанова # 13 мая 2017 в 16:13 0
Амин, сиңа да, гайләңә дә уңышлар телим!!!!!
Алия Шакирова # 14 мая 2017 в 12:29 0
Молодец Амин! Удачи в новых конкурсах и победы!
Эмир Шагиев # 14 мая 2017 в 19:11 0
Молодец Амин у Вас очень хороший и веселый коллектив
Элиза Шагиева # 14 мая 2017 в 20:28 0
Умничка творческого вдохновения Вашему коллективу
Ангелина Байбакова # 15 мая 2017 в 11:14 0
+11! Успехов в конкурсе!
Камиль Сулейманов # 15 мая 2017 в 12:29 0
Молодец, Амин! Бик матур итеп язгансын! +12!