«Культурный Дневник школьника»

значимый культурно-образовательный проект Татарстана, реализуемый Министерством культуры РТ, Министерством образования и науки РТ под патронажем Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова.

КУЛЬТУРНЫЙ ДНЕВНИК ШКОЛЬНИКА В ЦИФРАХ

более
85 000
записей пользователей
свыше
200
конкурсов проведено
более
4 000
победителей конкурсов сайта

ПРИСОЕДИНЯЙСЯ К КУЛЬТУРНОЙ КОМАНДЕ ТАТАРСТАНА!

ВЕДИ ДНЕВНИК И БЛОГ
ДЕЛИСЬ ВПЕЧАТЛЕНИЯМИ
УЧАСТВУЙ В КОНКУРСАХ
ПРЕЗИДЕНТСКАЯ ЕЛКА
ТОРЖЕСТВЕННОЕ НАГРАЖДЕНИЕ

ОТЗЫВЫ ПОБЕДИТЕЛЕЙ

Вместе с «Культурным дневником» я открыл для себя Татарстан, его культуру и историю. С удовольствием участвую в конкурсах и мероприятиях портала. Столько новых уголков Татарстана повидал! А ещё проект очень помогает в учёбе. Спасибо всем организаторам!

Амир Ямаев, пгт Уруссу Ютазинского района

«Укучының мәдәни көндәлеге» проектында без өченче ел рәттән җиңүчеләр исемлегендә. Проекты белән без бик күп шәһәрләрдә булып кайттык, күп чараларда катнаштык, республика күләмендә булган конкурсларда катнашып җиңүчеләр арасында да булдык. Күп кенә районнарыбызда дусларыбыз бар, алар белән бергә театрларга, музейларга йорибез. «Укучының мәдәни көндәлеге» белән без бик горурланабыз, оештыручыларга бик куп итеп рәхмәтебезне белдерәбез!

Диляра и Лейля Юсуповы, г. Заинск

Я ученик 2 класса. Участвую в проекте "Культурный Дневник Школьника" уже второй год. Благодаря КДШ у меня много новых друзей. Я узнал столько интересного об истории и культуре моего родного края! Бываю в музеях и на концертах, в театрах и в исторических местах. Я очень полюбил проект КДШ за новую интересную жизнь.

Курмаев Бахтияр, г. Казань

Мне очень нравится проект КДШ! Спасибо организаторам за интересные конкурсы! В 2019 году я победил в 1 этапе конкурса "Самый активный пользователь портала" и меня пригласили на Республиканскую Президентскую Ёлку в Казань! Я впервые побывал на такой Ёлке, нам подарили очень красивые подарки! Ещё благодаря проекту я познакомился с новыми друзьями со всех уголков Татарстана! КДШ – мой любимый проект!

Токмачев Роман, г. Бугульма

ГЛАВНАЯКонкурс «Каникулы с пользой»Минем кышкы сәяхәтләрем

Минем кышкы сәяхәтләрем

26 января 2017 - Нияз Галимов

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – “Кырлай”, диләр;

Җырлаганда, көй өчен “тавыклары җырлай” диләр.

Менә шул Кырлайдагы “Кыш бабай резиденция”сенә бардык без кышкы каникул вакытында. Җәй көне яраткан Тукаебызның музеен, Сәгъди абзый бакчасын карап, суда көймәдә йөреп кайткан идек. 3 нче гыйнвар көнне без тагын Кырлайга юл тоттык. Безне Кырлай мәктәбе янында Убырлы карчык, ике Шайтан, Шүрәле һәм Былтыр, ике Батыр каршы алды. Алар безне матур итеп сәламләделәр, командаларга бүлделәр. Без “Яшелләр” командасы булдык. Биедек, төрле уеннар уйнадык. Безне алар урмандагы “Әкият дөньясы” на алып керделәр. Анда безне Таһир белән Зөһрә көтеп торалар иде. Урман буйлап бардык һәм Кыш бабай өенә, ягъни Тукай музеена килдек. Мин татар Кыш бабаен һәм татар Кар кызын күрдем. Кыш бабай үзенең резиденциясенә алып керде. Аның өе төрле мишуралар, уенчыклар белән бик матур итеп бизәлгән иде. Бер почмакта, бәйрәмне ямьләндереп, чыршы тора. Кыш бабай миңа кулын да бирде әле. Кыш бабай команданы тылсымлы “Әкият бүлмәсе”нә алып керде. Курчак Кыш бабай һәм курчак Кар кызы кыш турында тамаша күрсәттеләр, ак чыршыны яшелгә әйләндерделәр. Кызыклы экскурсиядән соң без туганнарыбызда кунакта булдык, аннан соң өйгә кайттык.

         Икенче көнне без Казанга киттек. “Әкият” курчак театры янындагы “Боз шәһәрчеге” ндә булдык. Мин карусельдә атындым, понида йөрдем, “Боз шәһәрчеге”, чыннан да, искиткеч матур, сихри, әкияти иде. Боз коймалар, боздан ясалган Кыш бабай һәм Кар кызы, боз капкалар, боз манаралар, боз шугалак – һәммәсе кечкенәләрне генә түгел, зурларны да сокландырды. Боздан ясалган әкият эчендә Тукай әкиятенең геройлары да бар иде. Безнең өчен шундый тамашалар, бәйрәмнәр, уен мәйданчыклары оештырган зурларга рәхмәт.

Рейтинг: 0 598 просмотров
Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

Мы в контакте