ГлавнаяСвободная темаюллар кебек озын булсын,энием гомерлэрен.

юллар кебек озын булсын,энием гомерлэрен.

14 декабря 2015 - Alina Samitova

                         Юллар кебек озын булсын, энием гомерлэрен.

Әни… Нинди олы сүз бу!

Кеше үз гомереңдә шул сүзне ничәмө-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына да түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки, "әни" дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!

Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием − кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем "әни" сүзе белән ачылган. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы, моңлы җырлары безгә шатлык китерә. "Әнием" дип эндәшү генә аз әле әниләргә. Күбрәк булышырга, йорт эшләрендә кул арасына керергә кирәк. Аздан да күңелләре булып куя бит аларның.

Әни безне   бик ярата, тигез күрә. Ул безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, ә иртән "кызларым" диеп сөеп уята.  

"Балачак − шук чак", диләр. Безнең дә төрле чакларыбыз булгалыйдыр, әнием. Зинһар өчен, безне кичерә күр. Син безне кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы булырга, һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер торырлык иттереп үстерергә тырышасың. Рәхмәт, әнием, барысы өчен дә зур рәхмәт! Биргән киңәшләрең  алдагы тормышыбызда юлдаш булсалар иде. Озын гомерле булып, безнең уңышларыбызга сөенеп озак яшәсәң иде, әнием!

 Без шулай энилэргэ карата жылы сузлэребезне, аларга булган хормэтебезне  29 нчы ноябрь  конне авылыбыз китапханэсендэ уткэрелгэн кичэдэ энилэргэ багышланган жырлар, шигырьлэр рэсемнэр, аша аларга житкердек.


Рейтинг: +47 1651 просмотр
Комментарии (20)
Ислам Шайдуллин # 14 декабря 2015 в 14:59 0
Бик матур язгансын
Alina Samitova # 14 декабря 2015 в 15:12 0
рэхмэт.
Камиля Сибгатова # 14 декабря 2015 в 15:42 0
молодец
Амир Бариев # 15 декабря 2015 в 05:02 0
v
Раиль Султанов # 14 декабря 2015 в 15:40 0
красиво
Далия Ловцова # 14 декабря 2015 в 15:48 0
очень красиво
Алина Зиганшина # 14 декабря 2015 в 16:30 0
Молодец, эйбэт статья эниен турында!
Dina Zainullina # 14 декабря 2015 в 16:39 0
молодец
Alina Samitova # 14 декабря 2015 в 16:47 0
рэхмэт сезгэ.
Игошин Яромир # 14 декабря 2015 в 16:48 0
отлично написала
Гулия Калимуллина # 14 декабря 2015 в 17:49 0
спасибо нашим мамам!
Айзиля Закирзянова # 15 декабря 2015 в 06:10 0
Молодец!
Шаймуратова Зарина # 15 декабря 2015 в 07:10 0
молодец!
Даниил Кузьмин # 15 декабря 2015 в 07:11 0
молодец!
Сабирзянова Язиля # 15 декабря 2015 в 08:06 0
Шәп булган бу!
Алия Шакирова # 15 декабря 2015 в 19:31 0
молодец
Данис Ишмухаметов # 11 января 2016 в 10:54 0
нужно бере свою маму
Тимур Рысаев # 14 января 2016 в 09:43 0
хорошо написала
Гадель Егоров # 21 января 2016 в 16:42 0
Бик тә җылы хикәя!
Ильяс Низамов # 8 февраля 2016 в 13:44 0
v