Уртак сөенеч.
Әни, әнием… Шул берничә генә хәрефтән торган сүзне көненә ничә тапкыр әйтәбез микән?!
Мин дә үземнең әниемне бик яратам. Ул мәктәптә эшли, эшен бик яратып башкара. Өйдә ул безне кояштай балкып каршы ала, тәмле ашлар белән сыйлый. Аның ягымлы карашын күргәч, күңелләр тынычланып китә, арыганлыклар бетә. Ә без аны “бишле”ләребез белән сөендерәбез.