ГлавнаяСвободная темаТуган якта - кышкы табигать.

Туган якта - кышкы табигать.

5 декабря 2015 - Камиля Сибгатова

 Бөтен дөньяны ап-ак кар каплады. Табигать җем-җем итеп торган яңа матур күлмәген киде. Агачлар да җылы мамык шәлләрен ябынды. Елгалар, күлләр көзге кебек шома боз белән капланды. Урман-кырлар өстендә тантаналы тынлык. Кыш көне көннәр кыска, салкын. Без, балалар, чаңгы-чанада, тимераякта шуабыз. Безне көннең салкынлыгы да куркытмый. Безнең тавыштан урам шау-гөр килеп тора. Кыш — иң матур ел фасылларының берсе. Туган ягыбызның кышкы табигате бигрәк матур.

Теги: туган як
Рейтинг: 0 1313 просмотров
Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!