ГлавнаяСвободная темасәламәт тәндә-сәламәт акыл

сәламәт тәндә-сәламәт акыл

29 ноября 2015 - Руфина Шарифуллина

Шушы шигырьне укыгач, бездә үзебезне спорт буенча сынап карарга булдык. Тәнәфестә бик теләп теннис уйныйбыз. Бәлки киләчәктә без дә спорт буенча үз өлешебезне кертербез, уңышларга ирешеп, яңа үрләр яуларбыз

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл.

Спорт безнең дустыбыз.

Күнегүләр ясый-ясый

Чыныга тән, рухыбыз.

Сортны яратканга,

Җәйне көтеп алабыз.

Универсиадага җыя

Безне горур калабыз.

Спортчылар җыелыр

Төрле-төрле илләрдән.

Сокланырлык башкалабыз,

Төшмәс Казан телләрдән.

Президентыбызга рәхмәт,

Яшьләрне кайгыртканга.

Спорт түгәрәкләре гөрли

Башкалабыз Казанда.

Җаның кайсыларын тели

Шөгыльлән рәхим итеп.

Ходай биргән гомереңне

Үткәр син матур итеп.

Рейтинг: +58 580 просмотров
Комментарии (8)
Ильнар Осипов # 30 ноября 2015 в 05:26 0
шәп
Руфина Шарифуллина # 30 ноября 2015 в 14:51 0
рэхмэт
ильдар осипов # 30 ноября 2015 в 05:29 0
искиткеч
Руфина Шарифуллина # 30 ноября 2015 в 14:51 0
рэхмэт
диляра осипова # 30 ноября 2015 в 05:30 0
булдырасыз
Руфина Шарифуллина # 30 ноября 2015 в 14:51 0
тырышабыз инде
Алия Шакирова # 30 ноября 2015 в 21:09 0
молодец!
Руфина Шарифуллина # 6 декабря 2015 в 13:51 0
СПАСИБО))