ГлавнаяСвободная темаМинем бабай

Минем бабай

8 ноября 2015 - Ильназ Якупов

Минем карт бабам Саттаров Гәбделнасыйр Саттар улы 1913 елның 16 мартында Мамадыш районы Югары Ушмы авылында Саттар бабай белән Фәхригаләм әбиләрнең гайләсендә дөньяга килә.4 класс белем ала,әти-әнисенә ярдәмчел бала булып үсеп җитә.18 яше тулгач Армия сафларында хезмәт итә.Аннан соң Мәскәүдә яши һәм заводта эшли.1941 елда Бөек Ватан сугышы башлануның беренче көннәреннән үк бабам үзенең ике бертуган абыйлары белән сугышка китә.Бабам Ленинград өчен барган каты сугышларда катнаша.1943 елда каты бәрелеш вакытында 12 сугышчы снаряд шартлап җир астында калалар.Сугышчылар казып алганда минем бабам гына исән калган.Ул бик каты яраланган була.Госпитальләрдә озак дәвалана.Бабам сугыштан соң 2нче группа инвалид булып кала.Ә аның бертуган абыйлары Хәбир белән Барый абыйлар әйләнеп кайта алмыйлар.Бабам гомере буе үз тәнендә снаряд кыйпылчыкларын йөрткән, бик сызланган.Сугыштан соң ул тагын Мәскәүгә юл ала.Чираттагы ялына кайткач, бабам Гөлҗиһан әбиемә өйләнә.Һәм аларның 8 балалары:5 кызлары һәм 3 малайлары туа.

1994 елның июнендә бабам 81 яшендә бакыйлыкка күчә.Бабамның истәлеге булып аның күкрәген бизәгән орден- медальләре генә калган. 

Теги: бабай
Рейтинг: +26 1009 просмотров
Комментарии (21)
Зиля Бикмаметова # 8 ноября 2015 в 19:34 0
Молодец))))
Азат Ахмадуллин # 8 ноября 2015 в 20:32 0
Бабаң герой!
Далия Ловцова # 9 ноября 2015 в 06:56 0
Молодец.
Гулия Калимуллина # 9 ноября 2015 в 07:03 0
Спасибо деду за победу!
Алия Салахова # 9 ноября 2015 в 17:06 0
хорошая статья
Ралина Гарипова # 9 ноября 2015 в 17:23 0
v
Алексей Агашков # 10 ноября 2015 в 09:41 0
хорошая статья
Станислав Стрельников # 10 ноября 2015 в 15:27 0
молодец
Инсаф Шамбазов # 10 ноября 2015 в 18:05 0
Замечательный у тебя бабай!
Камилла Юнусова # 11 ноября 2015 в 13:32 0
Бик матур язгансын!
Ильназ Якупов # 11 ноября 2015 в 17:56 0
спасибо всем
Алия Шакирова # 13 ноября 2015 в 05:16 0
МОЛОДЕЦ!
Алина Зиганшина # 13 ноября 2015 в 06:26 0
Тэннэр чымыртый, синен бабана рэхмэт! Безнен илне саклап сугышкан эчен!
Замира Хамитова # 14 ноября 2015 в 19:07 0
Горурланырлык туганнар булганда бик эйбэт! Илебездэ тынычлык булсын! Бик матур язгансын!!!
Ярик Киселев # 17 ноября 2015 в 18:46 0
У меня бабай тоже хороший!
РЕНАТА СИДОРОВА # 21 ноября 2015 в 05:29 0
У тебя замечательный бабай! v
Лиана Мухаметшина # 21 ноября 2015 в 21:31 0
ЛОВИ +
Тимур Рысаев # 11 декабря 2015 в 14:22 0
Молодец!!! Лови++++
Раиль Султанов # 14 декабря 2015 в 13:47 0
v