Җир йөзендә иң матур сүз — әни. Ул — һәрберебезгә якын, беренче сүз. Әни куллары — иң мәрхәмәтле, назлы куллар. Әни йөрәге — иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк. Кеше ничә яшьтә булсада, аңа әни кирәк, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк. Шушы матур бәйрәм уңаеннан безнең мәктәптә башлангыч сыйныфлар арасында "Әнием — күз нурым" исемле бәйрәм булды. Һәр сыйныф бик тырышып әзерләнгән. Әниләр турында шигырьләр сөйләдек, җырлар җырладык, рәсемнәр ясадык. Бәйрәм бик күңелле булды. Дусларым, Әниләребезне рәнҗетмик, аларны хөрмәт итик, яратыйк. Әниләребез — безнең күз нурларыбыз.





