ГлавнаяСвободная темаЛучший урок культуры

Лучший урок культуры

13 ноября 2015 - Алсу Хабибуллина

Чыннан да, бу көн минем өчен зур бәйрәм булды, чөнки мин ул көнне түземсезләнеп көттем. Бигрәк тә мәдәни көндәлекне үз кулларыма тотып, эчендәге язмаларны күрәсем, укыйсым килде. 22 нче  октябрь көнне мин үз хыялыма ирештем. Көндәлекне кулыма алу белән Казан Кремлен, Сөембикә, ап – ак Спас  манарасын, милли музейны, Бауман урамнарын, борынгы Болгар дәүләтен күреп бик сөендем, чөнки алар барда миңа таныш,  мин аларның барсын да үз күзләрем белән күрү бәхетенә ирештем. Әмма анда миңа таныш булмаган биналар да бар иде. Миндә аларны белү, күрү теләге уянды. Китапханәче Гөлгенә апабызның чыгышы, “Минем Республикам” дигән күргәзмәлелек  бу теләкне тагы да ныграк уятты. Чыннан да үз тарихын, үткәнен, көнкүрешен белгән кеше генә үзен бар яклап та мәдәни дип әйтә ала. Көндәлек безгә үзебезнең эчке дөньябызны баетырга, белемнәребезне һәм уңай сыйфатларыбызны арттырырга, яңа дуслар табарга ярдәм итәр дип уйлыйм. Бары тик бар яклап мәдәни кеше генә җәмгыятьтә, тормышта үз урынын табар, гаиләсенә, иленә файда китерер ди сыйныф җитәкчебез Гүзәлия апа. Һәм минем чыннан да шундый бар яклап мәдәни кеше булып үсәсем, киләчәктә әти — әниемне, әби – бабамнарны, туганнарымны, дусларымны сөендерәсем килә. 

Рейтинг: +8 586 просмотров
Комментарии (7)
Азат Ахмадуллин # 13 ноября 2015 в 18:01 0
Молодец, Алсу! Зур җиңүең белән котлыйбыз сине.
Айзиля Закирзянова # 17 ноября 2015 в 13:40 0
Ты молодец Алсу! Поздравляем!
РЕНАТА СИДОРОВА # 18 ноября 2015 в 04:52 0
Молодец ,Алсу!!!
Самира Самерханова # 18 ноября 2015 в 19:57 0
поздравляю, только побед!!!++++++
Арслан Хасанов # 19 ноября 2015 в 03:48 0
Молодец
Альмир Мифтахов # 19 ноября 2015 в 06:03 0
молодец Алсу!!!!!!!!!!!!!
Ильвира Степанова # 25 ноября 2015 в 16:50 0
молодец