ГлавнаяСвободная темаБез беренчеләр

Без беренчеләр

7 ноября 2015 - Алмас Вильданов

2015 нче елның 1 нче сентябре — минем өчен аеруча истәлекле көн! Мин Чирмешәннең 1 нче номерлы мәктәбенә беренче сыйныфка укырга бардым. Безне укытучыбыз Надежда Николаевна каршы алды. Ул үзенең йомшак тавышы, ачык йөзле, тәмле телле булуы белән һәрберебезнең күңеленә урын алды. 

 Күптән түгел без укытучы апабыз белән берлектә әти- әниләребезгә " Без — беренчеләр!" дип исемләнгән кичә үткәрдек.Бу кичә дә беренче чирек дәвамында нәрсәләргә өйрәнгәнебезне күрсәтергә тырыштык. Сүзләрдән җөмләләр төзедек, саннар ярдәмендә төрле мисаллар, табышмаклар чиштек, биедек, җырладык, шигырьләр сөйләдек. Барыбызга да бик күңелле булды. 

Рейтинг: +1 774 просмотра
Комментарии (1)
Алия Шакирова # 11 ноября 2015 в 20:36 0
Молодцы!