«Культурный Дневник школьника»

значимый культурно-образовательный проект Татарстана, реализуемый Министерством культуры РТ, Министерством образования и науки РТ под патронажем Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова.

КУЛЬТУРНЫЙ ДНЕВНИК ШКОЛЬНИКА В ЦИФРАХ

более
85 000
записей пользователей
свыше
200
конкурсов проведено
более
4 000
победителей конкурсов сайта

ПРИСОЕДИНЯЙСЯ К КУЛЬТУРНОЙ КОМАНДЕ ТАТАРСТАНА!

ВЕДИ ДНЕВНИК И БЛОГ
ДЕЛИСЬ ВПЕЧАТЛЕНИЯМИ
УЧАСТВУЙ В КОНКУРСАХ
ПРЕЗИДЕНТСКАЯ ЕЛКА
ТОРЖЕСТВЕННОЕ НАГРАЖДЕНИЕ

ОТЗЫВЫ ПОБЕДИТЕЛЕЙ

Вместе с «Культурным дневником» я открыл для себя Татарстан, его культуру и историю. С удовольствием участвую в конкурсах и мероприятиях портала. Столько новых уголков Татарстана повидал! А ещё проект очень помогает в учёбе. Спасибо всем организаторам!

Амир Ямаев, пгт Уруссу Ютазинского района

«Укучының мәдәни көндәлеге» проектында без өченче ел рәттән җиңүчеләр исемлегендә. Проекты белән без бик күп шәһәрләрдә булып кайттык, күп чараларда катнаштык, республика күләмендә булган конкурсларда катнашып җиңүчеләр арасында да булдык. Күп кенә районнарыбызда дусларыбыз бар, алар белән бергә театрларга, музейларга йорибез. «Укучының мәдәни көндәлеге» белән без бик горурланабыз, оештыручыларга бик куп итеп рәхмәтебезне белдерәбез!

Диляра и Лейля Юсуповы, г. Заинск

Я ученик 2 класса. Участвую в проекте "Культурный Дневник Школьника" уже второй год. Благодаря КДШ у меня много новых друзей. Я узнал столько интересного об истории и культуре моего родного края! Бываю в музеях и на концертах, в театрах и в исторических местах. Я очень полюбил проект КДШ за новую интересную жизнь.

Курмаев Бахтияр, г. Казань

Мне очень нравится проект КДШ! Спасибо организаторам за интересные конкурсы! В 2019 году я победил в 1 этапе конкурса "Самый активный пользователь портала" и меня пригласили на Республиканскую Президентскую Ёлку в Казань! Я впервые побывал на такой Ёлке, нам подарили очень красивые подарки! Ещё благодаря проекту я познакомился с новыми друзьями со всех уголков Татарстана! КДШ – мой любимый проект!

Токмачев Роман, г. Бугульма

ГЛАВНАЯСвободная темаАларның даны мәңгелек.

Аларның даны мәңгелек.

15 декабря 2015 - Эльвина Хакимова

Аларның даны мәңгелек.

Кешелек дөньясы ХХI гасырда яши. ХХ гасыр әкрен генә тарих түренә үтеп бара һәм үзе белән гасырның иң олы фаҗигасен, коточкыч афәтен – Бөек Ватан сугышын да алып китә. Сугыш беткәнгә 70 ел гомер үтсә дә, аның яралары бүген дә сыкрый әле. Ул үзенең тирән эзен салып калдырмаган берәр гаилә бармы икән? Җиңү көне бездән ерагая барган саен аның кадере арта. Ә бу афәтне үз күзләре белән күргән, Бөек Җиңүгә зур өлешләрен керткән батырларыбыз елдан-ел кими бара.

Шуларның берсе – карт бабам Сәлахов Сәлих Сәлах улы, 1923 елның 30 ноябрендә Иске Кормаш авылында дөньяга килгән. Ачлык-ялангачлык алар гаиләсен дэ аямый. Тик, авыр тормышта яшәсәләр дә, нык, эшчән булып үсәләр. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң ул колхозда төрле эштә тырыш хезмәт куя. Ә 1942 елның 2 маенда, 19 яше дә тулмаган килеш, сугышка китә. Анда Сталинград, Курск, Волхов һәм башка хәлиткеч сугышларда катнаша. Ике тапкыр авыр яралана. Батырлыклары өчен бик күп орден-медальләр белән бүләкләнә. Сугыш беткәч, Чехославакиядә хезмәтен тутырып, 1947 елның февралендә туган авылына әйләнеп кайта. Колхозда эшли башлый, гаилә кора.

Күп кайгы, авырлыклар күргән кеше каты күңелле, мәрхәмәтсез була, диләр. Мин моның белән бер дә килешмим. Чөнки, әнием сөйләве буенча, карт бабам бик нечкә һәм яхшы күңелле кеше булган. Авылда аны бар кеше хөрмәт иткән. Кадерле карт бабам 1995 елның август аенда вафат булган. Мәрхүм бабам бүгенге көндә исән булса, оныкларымның балалары, оныкчыкларым дип, безне сөяр иде. Нишлисең, бу дөньяга берәүдә мәңгелеккә килмәгән. Шуңа да карамастан мин шундый батыр карт бабакаем булганлыгы белән горурланам. Без, аның оныклары, оныкчыклары, ул сызган туры сукмактан атлыйбыз, аның турындагы хатирәләрне күңелләребездә саклыйбыз.

Бүгенге матур көннәр хакына кан койган чал чәчле әби-бабайларыбызның моңсу күзләренә карагач: “Кирәкми безгә сугыш”, — дип кычкырасы, ә яшьтәшләремә: “Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен белик!” – диясе килә.

Илне саклап данлы юл үттегез,

Утлар- суларны Сез кичтегез.

Кирәгенчә хөрмәт итә алмасак,

Зинһар, безне гафу итегез.

 

Рейтинг: +2 511 просмотров
Комментарии (2)
Алия Салахова # 15 декабря 2015 в 17:40 0
эйбэт статья , молодец
Эльвина Хакимова # 17 декабря 2015 в 21:20 0
рэхмэт,Алия!
Мы в контакте