ГлавнаяСвободная темаҺэркемгэ уз мэктэбе кадерле.

Һэркемгэ уз мэктэбе кадерле.

15 декабря 2015 - Alina Samitova

   Һәркемгә үзе укыган мәктәп кадерле һәм якын.

Мин үземнең мәктәбем турындада әйтеп китәсем килә. Беренче карашка ул башка мәктәпләрдән, бәлки, аерылмыйдыр. Әмма монда күңелгә үтеп керә торган җылылык һәм ниндидер рәхәтлек бар, бу хисләр мәктәпнең тупсасын атлагап кергәч та сине урап алалар кебек. Мин  беренче сыйныфта  укыйм.  Укырга бик телэп йорим.

Мәктәп кешегә беренче бик мөһим булган белемне генә түгел, беренче тормыш дәресләрен дә бирә, дуслар  белән  таныштыра.

Безнең сыйныф бүлмәләре якты һәм җылы. Анда яңа белем алыр өчен бөтен шартлар каралаган. Без үзебезнең укытучыларыбызны бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Алар кайчан бик таләпчән яки усал булсалар да, без беләбез, укытучыларыбызның төп бурычы – безне чын һәм яхшы кешеләр итеп тәрбияләү.

Безнең сыйныф җитәкчесе Голназ Наилевна. Ул игелекле һәм яхшы кеше. Һәрбер укучысын тыңлый һәм аңлый белә. Классыбызны без гел чисталыкта һәм тәртиптә тотырга тырышабыз.

Укудан буш вакытыбызны без үзебезнең иркен спорт залында үткәрәбез. Без бик тату сыйныф, бер-беребезгә гел ярдәмгә килергә ашыгып яшибез 

Мин үземнең туган мәктәбемне һәм дусларымны нык яратам . 

Теги: мэктэп
Рейтинг: +41 641 просмотр
Комментарии (12)
Alina Samitova # 15 декабря 2015 в 18:47 0
безнен матур мэктэп.
Амир Бариев # 16 декабря 2015 в 04:48 0
v
Камилла Юнусова # 15 декабря 2015 в 19:22 0
Бик матур мэктэбегез!
Игошин Яромир # 15 декабря 2015 в 19:26 0
красиво
Алия Шакирова # 15 декабря 2015 в 19:28 0
молодец матур язгансын
Alina Samitova # 15 декабря 2015 в 19:51 0
рэхмэт сезгэ.
Раиль Султанов # 15 декабря 2015 в 20:02 0
бик матур
Гулия Калимуллина # 16 декабря 2015 в 05:14 0
матур икэн мэктэбегез
Данис Ишмухаметов # 11 января 2016 в 10:53 0
какая у вас уютная школа
Тимур Рысаев # 14 января 2016 в 09:40 0
хорошая школа, я тоже про свою гимназию статью написал, посмотри на моей страничке
Гадель Егоров # 21 января 2016 в 16:39 0
Молодец!Мәктәбең чиста,иркен!
Ильяс Низамов # 8 февраля 2016 в 13:44 0
v