ГлавнаяСвободная темаӘниләр бәйрәменә шигырь

Әниләр бәйрәменә шигырь

17 ноября 2015 - Ляйсан Хафизова

        Озакламый әниләр бәйрәме җитә. Шушы бәйрәм уңаеннан безнең мәктәптә конкурс игълан иттеләр. Безгә сыйныф җитәкчебез Энҗе Мөдәрис кызы  әниләребезгә багышлап шигырь чыгарырга яки  фотосурәтләрен ясарга кушты. Без һәрберебез бик нык тырыштык. Мин үзем әниемнең сурәтен ясадым һәм әтием белән бергә шигырь яздык. Менә ул шигырьне, дусларым, сезгә дә тәгъдим итәм.

                                                                                                  Әниемә зур рәхмәт!

Әнием миңа гомер бүләк иткән,

Үзенең назында мине үстергән.

Кулына алып, кысып-кысып

Үзенең җылысын миңа биргән.

Кичләр җиткәч кочагына алып

Әкиятләр сөйләп йоклаткан.

Елаган чакта бишеккә салып

Бишек җырын көйләп юаткан.

Иртә белән торган чакта

Битләремнән үбеп мине уяткан,

Авыр чакта киңәшләрен биреп,

Тәмле ризыкларын миңа ашаткан.

Әнием миңа гомер бүләк иткән,

Рәхмәтләрем минем чиксез бит аңа.

   Мин әниемне бик-бик яратам!!!  Ул яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлегендә бухгалтерияда баш белгеч булып эшли. Мең-мең рәхмәт сиңа әнием барысы өчен дә.

.

 

 

 

 

Теги: әнием
Рейтинг: +22 2032 просмотра
Комментарии (26)
Инсаф Шамбазов # 17 ноября 2015 в 18:13 0
Очень понравилось!!!
Рания Габитова # 8 декабря 2015 в 17:02 0
классный стих!
Ралина Гарипова # 17 ноября 2015 в 18:19 0
Мне понравилось молодец!!!
Ляйсан Хафизова # 17 ноября 2015 в 18:31 0
Спасибо!!!
Диляра Мухаматдинова # 17 ноября 2015 в 18:34 0
Бик матур Эниен)
Алина Зиганшина # 17 ноября 2015 в 20:11 0
Сез бик матур! Син молодец, эниенэ шундый шигырь багышлаган эчен!
Амир Бариев # 18 ноября 2015 в 05:13 0
бик матур
Зиля Гиззатуллина # 18 ноября 2015 в 06:57 0
Молодцы бик матур!!!
Ляйсан Хафизова # 18 ноября 2015 в 15:26 0
Рэхмэт барыгызга да!!!
Камилла Юнусова # 18 ноября 2015 в 17:49 0
Бик матур шигырь булган бу!
Ляйсан Хафизова # 18 ноября 2015 в 17:58 0
Спасибо Камилла
Арслан Хасанов # 19 ноября 2015 в 03:31 0
Молодец!
Зиля Аглетдинова # 23 ноября 2015 в 16:00 0
Бик матур шигырь
Эмиль Хабибрахманов # 23 ноября 2015 в 19:29 0
умница
Ислам Шайдуллин # 24 ноября 2015 в 08:02 0
Молодец
Ляйсан Хафизова # 24 ноября 2015 в 15:45 0
Спасибо всем, всем!!!
Рамиля Хафизова # 26 ноября 2015 в 15:52 0
Бик матур шигырь!
Ляйсан Хафизова # 26 ноября 2015 в 18:45 0
Рәхмәт!
Ислам Хасаншин # 29 ноября 2015 в 08:01 0
молодец
Шаймуратова Зарина # 29 ноября 2015 в 10:53 0
мин дэ эниенне бэйрэм белэн котлыйм
Ляйсан Хафизова # 8 декабря 2015 в 19:36 0
Рәхмәт!
Ислам Ханов # 13 декабря 2015 в 14:56 0
smile
Даниил Кузьмин # 14 декабря 2015 в 10:28 0
молодец!
Игошин Яромир # 14 декабря 2015 в 14:30 0
счастливые
Ляйсан Хафизова # 15 декабря 2015 в 18:24 0
Бик зур рәхмәт!
Dina Zainullina # 24 декабря 2015 в 19:21 0
молодцы