ГлавнаяСвободная темаӘнием-кадерлем.

Әнием-кадерлем.

4 ноября 2015 - Ильшат Мингазов

Менә мин иртә белән йокыдан уянып күзләремне ачам.Бүлмә кояш нуры белән балкып тора.Өйдә тәмле аш исе аңкый.Миңа бик рәхәт. Чөнки минем иң якын кешем әнием янымда.

      Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием кадерлеләрдән иң кадерлесе.Барлык балаларныкы кебек үк минем дә телем "әни" дип ачылган. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы, моңлы җырлары безгә шатлык китерә."Әнием" дип эндәшү генә аз әлеәниләргә. Аларга күбрәк булышырга, йорт эшләрендә кул арасына керергә кирәк.

     Әнием безне абый белән бик ярата.Ул безне тәмле ризыклар пешереп сыйлый, кичен назлап йоклата,ә иртән сөеп "улым" диеп уята.Ярый әле,әнием, янәшәбездә син бар! Көннәрем син булганга аяз, төннәрем ай-йолдызлы якты.Салкыннарда күңел җылыңны биреп җылытасың, безнең өчен ял димисең һәрвакыт хезмәт итәсең.Рәхмәт,әнием, барсы өчен дә зур рәхмәт.Озын гомерле булып, безнеңуңышларыбызга сөенеп озак яшәсәң иде,әнием!

Рейтинг: +3 836 просмотров
Комментарии (3)
Алия Шакирова # 13 ноября 2015 в 05:06 0
МОЛОДЕЦ ИЛЬШАТ
Арслан Хасанов # 13 ноября 2015 в 07:55 0
Как трогательно angel
Альберт Аверьянов # 24 ноября 2015 в 19:27 0
здорово написал