«Культурный Дневник школьника»

значимый культурно-образовательный проект Татарстана, реализуемый Министерством культуры РТ, Министерством образования и науки РТ под патронажем Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова.

КУЛЬТУРНЫЙ ДНЕВНИК ШКОЛЬНИКА В ЦИФРАХ

более
85 000
записей пользователей
свыше
200
конкурсов проведено
более
4 000
победителей конкурсов сайта

ПРИСОЕДИНЯЙСЯ К КУЛЬТУРНОЙ КОМАНДЕ ТАТАРСТАНА!

ВЕДИ ДНЕВНИК И БЛОГ
ДЕЛИСЬ ВПЕЧАТЛЕНИЯМИ
УЧАСТВУЙ В КОНКУРСАХ
ПРЕЗИДЕНТСКАЯ ЕЛКА
ТОРЖЕСТВЕННОЕ НАГРАЖДЕНИЕ

ОТЗЫВЫ ПОБЕДИТЕЛЕЙ

Вместе с «Культурным дневником» я открыл для себя Татарстан, его культуру и историю. С удовольствием участвую в конкурсах и мероприятиях портала. Столько новых уголков Татарстана повидал! А ещё проект очень помогает в учёбе. Спасибо всем организаторам!

Амир Ямаев, пгт Уруссу Ютазинского района

«Укучының мәдәни көндәлеге» проектында без өченче ел рәттән җиңүчеләр исемлегендә. Проекты белән без бик күп шәһәрләрдә булып кайттык, күп чараларда катнаштык, республика күләмендә булган конкурсларда катнашып җиңүчеләр арасында да булдык. Күп кенә районнарыбызда дусларыбыз бар, алар белән бергә театрларга, музейларга йорибез. «Укучының мәдәни көндәлеге» белән без бик горурланабыз, оештыручыларга бик куп итеп рәхмәтебезне белдерәбез!

Диляра и Лейля Юсуповы, г. Заинск

Я ученик 2 класса. Участвую в проекте "Культурный Дневник Школьника" уже второй год. Благодаря КДШ у меня много новых друзей. Я узнал столько интересного об истории и культуре моего родного края! Бываю в музеях и на концертах, в театрах и в исторических местах. Я очень полюбил проект КДШ за новую интересную жизнь.

Курмаев Бахтияр, г. Казань

Мне очень нравится проект КДШ! Спасибо организаторам за интересные конкурсы! В 2019 году я победил в 1 этапе конкурса "Самый активный пользователь портала" и меня пригласили на Республиканскую Президентскую Ёлку в Казань! Я впервые побывал на такой Ёлке, нам подарили очень красивые подарки! Ещё благодаря проекту я познакомился с новыми друзьями со всех уголков Татарстана! КДШ – мой любимый проект!

Токмачев Роман, г. Бугульма

ГЛАВНАЯСвободная темаӘнием Кадерлем!

Әнием Кадерлем!

7 декабря 2015 - Камиля Сибгатова

  Әни… Әнием… Нинди ягымлы һәм йөрәккә  якын бу исем! “Әни ”дип эндәшә алу – үзе зур бәхет ул.  Мин –  дөньяда бик бәхетле бала, чөнки    янәшәмдә   минем өчен җан атучы, сөенгәндә шатлыгымны уртаклашучы, кочагына сыенганда: ”Кызым, йөрәк җимешем!” –дип иркәләп эндәшүче газиз әнием бар.  

    Әни! Һәр кеше өчен иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кеше ул. Авыр чакларыбызда да, шатлыклы минутларыбызда да без әниләребезнең җылы кочагына сыенабыз. Әниләрнең йөрәк җылысы, “Балам!” дип эндәшкән ягымлы сүзләре безгә яшәргә көч бирә.  Йомшак куллары белән башыңнан бер сыйпап узса, бөтен авыруларың, борчуларың беткән кебек була. Әнә шундый тылсымлы, бөек көчкә ия ул- ана дигән изге зат.

    Әгәр без бүген зәңгәр күктә йөзгән ак болытларга, кояшлы җылы яңгырларга,  түбәләрдән тып-тып итеп тамган язгы тамчыларга карап сөенәбез икән, без моның өчен әнкәйләребезгә бурычлы. Чөнки алар — безгә бу матур дөньяны бүләк итүчеләр, төнге йокыларын йокламыйча, җил-яңгыр тидермичә безне үстерүчеләр. Димәк, алар – безне  яклаучыбыз да, саклаучыбыз да.

   Минем үземнең әнием турында язып үтәсем килә.  Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием − кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем "әни" сүзе белән ачылган. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы, моңлы җырлары миңа шатлык китерә.

    Әнием  безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, ә иртән "кызым" диеп сөеп уята.  Әни булганда, өебез нурлы, аның күзләреннән бөркелгән  нур һәрберебезгә җылылык  бирә. Әнием янәшәсендә булганда гына мин үземне бәхетле хис итәм.  Әнием   кешеләргә карата шәфкатьле,  ягымлы, ярдәмчел булырга өйрәтә, минем миһербанлы, шәфкатьле, акыллы булып үсүемне тели. Әниемнең биргән киңәшләре җанга дәва бирә, киләчәккә ышаныч уята, яшәү дәрте бирә.    

   “Җәннәт -аналарның аяк астында,” -диләр. Әйе, бу дөрестән дә шулай. Һәрбер ана үзенең йөрәк җимеше — баласы өчен кайгырып яши. Үз чиратыбызда, без дә, әниләребезне яратып, аларга кайгы-хәсрәтләр китермичә яшик. Әниләребезнең йөзләреннән беркайчан да елмаю чаткылары сүнмәсен  иде. Барыр юлларыбызны яктыртып торучы, мәңге сүрелмәслек кояшыбыз бит алар безнең.

 

Рейтинг: 0 1171 просмотр
Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

Мы в контакте