«Культурный Дневник школьника»

значимый культурно-образовательный проект Татарстана, реализуемый Министерством культуры РТ, Министерством образования и науки РТ под патронажем Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова.

КУЛЬТУРНЫЙ ДНЕВНИК ШКОЛЬНИКА В ЦИФРАХ

более
85 000
записей пользователей
свыше
200
конкурсов проведено
более
4 000
победителей конкурсов сайта

ПРИСОЕДИНЯЙСЯ К КУЛЬТУРНОЙ КОМАНДЕ ТАТАРСТАНА!

ВЕДИ ДНЕВНИК И БЛОГ
ДЕЛИСЬ ВПЕЧАТЛЕНИЯМИ
УЧАСТВУЙ В КОНКУРСАХ
ПРЕЗИДЕНТСКАЯ ЕЛКА
ТОРЖЕСТВЕННОЕ НАГРАЖДЕНИЕ

ОТЗЫВЫ ПОБЕДИТЕЛЕЙ

Вместе с «Культурным дневником» я открыл для себя Татарстан, его культуру и историю. С удовольствием участвую в конкурсах и мероприятиях портала. Столько новых уголков Татарстана повидал! А ещё проект очень помогает в учёбе. Спасибо всем организаторам!

Амир Ямаев, пгт Уруссу Ютазинского района

«Укучының мәдәни көндәлеге» проектында без өченче ел рәттән җиңүчеләр исемлегендә. Проекты белән без бик күп шәһәрләрдә булып кайттык, күп чараларда катнаштык, республика күләмендә булган конкурсларда катнашып җиңүчеләр арасында да булдык. Күп кенә районнарыбызда дусларыбыз бар, алар белән бергә театрларга, музейларга йорибез. «Укучының мәдәни көндәлеге» белән без бик горурланабыз, оештыручыларга бик куп итеп рәхмәтебезне белдерәбез!

Диляра и Лейля Юсуповы, г. Заинск

Я ученик 2 класса. Участвую в проекте "Культурный Дневник Школьника" уже второй год. Благодаря КДШ у меня много новых друзей. Я узнал столько интересного об истории и культуре моего родного края! Бываю в музеях и на концертах, в театрах и в исторических местах. Я очень полюбил проект КДШ за новую интересную жизнь.

Курмаев Бахтияр, г. Казань

Мне очень нравится проект КДШ! Спасибо организаторам за интересные конкурсы! В 2019 году я победил в 1 этапе конкурса "Самый активный пользователь портала" и меня пригласили на Республиканскую Президентскую Ёлку в Казань! Я впервые побывал на такой Ёлке, нам подарили очень красивые подарки! Ещё благодаря проекту я познакомился с новыми друзьями со всех уголков Татарстана! КДШ – мой любимый проект!

Токмачев Роман, г. Бугульма

ГЛАВНАЯСвободная темаӘби-бабам туган җире

Әби-бабам туган җире

17 ноября 2015 - Джамаль Янбаев

Чувашия Республикасында урнашкан иң зур татар авылларының берсе, исеме җырларда җырланган Урмай авылында минем әби- бабам яши. Соңгы кайтуыбызның сәбәбе  Карт әбиемнең туган көне булды. Без оныкчыклар үзебезнең әти-әниләребез һәм әби-бабаларыбыз белән Карт әбиебезнең 79 яше бәйрәме белән уртаклашырга җыелдык.

      

Карт әбием Урмай якларында гына пешә торган Якмыш пешереп безне сыйлады. Алдан ипи камырыннан кабартманы мич алдында, ут алдында пешерде.

 Аннан минем әбием  кабартма өстенә бәрәңге боткасын (атлан май, сөт салып изгәннән соң) ягты, аның өстенә туглаган йомырка сертте.

Шуннан яңадан кызу мич алдына куеп кызартып пешереп алды. Менә шулай Якмыш пешә.

Урмай авылы элек электән динле, тыйнак, мәдәниятле булганы белән аерылып тора.Бу искиткеч матур, зур авыл шулай ук бик чиста, урамнары тип-тигез асфальт. Йортларның, абзар-кураларның матурлыгы шаккатырлык, авылның үзәгендә генә элекке агач йортлары калган, алары да яхшыртылган, яңартылган. Ә яңа урамнардагылары барысы да кызыл кирпечтән төзелгән ике-өч катлы йортлар. Бүгенгә авылда 3200 кеше яши, меңгә якын хуҗалык. Өч катлы зур мәктәптә 400дән артык укучы белем ала. Балалар бакчасы да эшләп килә. 

Берсеннән-берсе матур өч мәчет авылны бизәп тора, өчесендә дә биш вакыт намаз укыла. 

Үзәк мәчеттә бүгенгесе көндә реконструкция эшләре алып барыла

  

 "Тау башы" мәчете

"Кара пулат"җәмигъ мәчете

Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәл дә үзенчәлекле архитектуралы. 

Чуашстандагы татарлар үз милли-мәдәни мохитен булдырып, халык театрылары, ансамблләрен оештырып, татарлыкны саклау максатыннан шактый гына көч куялар. Әлбәттә Чуашстандагы татарларның йөзе булып, аларны күп төбәкләргә һәм илләргә таныткан ансамбль ул — «Мишәр” халык фольклор ансамбле. Әлеге ансамбль 1986 елда Чуашстан татарларының мәдәни башкаласы булып саналган Урмай авылында оешып, бүгенге көндә дә бар куәткә эшләп килә. Чуашстан татарларында гына түгел, мишәр-татарлар яшәгән башка төбәкләрдә дә “Мишәр” ансамбле даими көтеп алынган кунак. Ансамбльнең эшчәнлеге Татарстан матбугатында да, телевидениесендә дә даими яктыртыла.  әлеге ансамбль, бүгенге татар доньясында сирәк күренеш булган, аутентик фольклорны өйрәнеп, барлап, аны үстерү юнәлешендә эш итә.

 Вагиз абый Камалетдинов "Иске Урмай" рәсемен ясаган. Менә шулай 40 еллар өлек Урмай панорамасы. Минем бабайда Урмайны шулай хәтерлим дип сөйли.

Урмай авылында яшәүче халык, гомере буе үзенчәлекле, төрлек Урмай авылында яшәүче халык, гомере буе үзенчәлекле, төрлек яктан оста булуы белән һәрвакыт тирә-юньне шатландырып тора.

 

Рейтинг: +3 1075 просмотров
Комментарии (3)
Ильяс Шакиров # 19 ноября 2015 в 18:28 0
молодец
Алия Шакирова # 19 ноября 2015 в 18:36 0
молодец
Dina Zainullina # 19 февраля 2016 в 08:20 0
МОЛОДЕЦ У ВАС ХОРОШАЯ И ДРУЖНАЯ СЕМЬЯ А ЭТО ГЛАВНОЕ.
Мы в контакте