— Син бераз кызган мине, коткарчы, и адәмгенәм; Мондин ары үзеңә, угълыңа, нәслеңгә тимәм. Башкалардан да тидермәм, ул минем дустым, диеп, Аңар урманда йөрергә мин үзем куштым, диеп. Бик авырта кулларым, дустым, җибәр, зинһар, җибәр; Шүрәлене рәнҗетүдән нәрсә бар сиңа, ни бар? Тибрәнә дә йолкына, бичара гакълыннан шаша;
|