Галиаскар Камал театры. “Театр — безнең киләчәк көннәребез өчен файдалы һәм өмидле бер нәрсә”. Г.Тукай, 1906 ел “Без шундый театр төзербез, аның исеме алтын хәрефләр белән язылыр”. Г.Кариев, 1908 ел “Милли театрыбызның мәдәни шәкелгә керүен, театр сәнгате гражданлык алып, уйнаучыларның да, театрга язучыларның да күбәюен һәм камилләшүен телим”. Г.Камал, 1913 ел “Театр — кеше күңеленә турыдан-туры юл салучы сәнгать, һәм ул халык тормышыннан башка яши алмый. Милли театр бигрәк тә”. М.Сәлимҗанов, 1996 ел
|