Кәрим Тинчурин театры. К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры иҗат юлы гаять кызыклы һәм үзгә. 1933 елны алдынгы колхозчыларның Беренче Бөтенсоюз съезды карары һәм К.Тинчуринның шәхси инициативасы белән Татар дәүләт академия театры филиалы буларак оешкан колхоз-совхоз театрына, әүвәл Республика күчмә театры, һәм ниһаять, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры булганчы, шактый озын һәм катлаулы юл үтәргә туры килә.
|