Февраль аенда районыбызда "Эхо веков в истории семьи-Без тарихта эзлебез" бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы узды. Без үзебезнең гаилә белән Мараковлар нәсел шәҗәрәсен яклап, бөтен гаиләбез белән бик теләп чыгыш ясадык һәм 2 урынны яуладык. Бәйгедә абыем көче белән әзерләнгән "Без көрәшче һәм көрәшле халык" дип исемләнгән китап турында сөйләдек. Чөнки безнең гаилә- көрәшчеләр гаиләсе!