
Габдулла Кариев театрында (“Әкият” курчак театры бинасының беренче этажында) мәктәп театр коллективларының “Сәйяр” шәһәр фестивале узачак.
Фестивальдә Казан шәһәре мәктәпләренең театр коллективлары катнаша. Фестиваль 2 этаптан тора. 19 февральдән 15 мартка кадәр фестивальнең район этаплары узды. Район этабында җиңгән 8 театр коллективы шәһәр этабына үтте. Алар 13 апрельдә “Әкият” балалар үзәге бинасында узачак фестивальнең шәһәр этабында көч сынашачак. Укучыларның чыгышларын Кариев театры артистлары бәяләячәк.
Шәһәр этабына үткән мәктәпләр:
Совет районыннан 141нче мәктәпнең “Мизгел” театр студиясе һәм 171нче мәктәпнең “Бәхетле балачак” театр коллективы
Киров районы Знче татар гимназиясенең театр коллективы
Мәскәү районы Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясенең “Яктылык” студиясе
Вахитов районы 13нче мәктәбе театр коллективы
Идел буе районы 6нчы гимназиясе театр коллективы
Яңа Савин районыннан 177нче лицейның “Өмет йолдызлары” һәм 155нче гимназиянең “Алкыш” труппалары.
Быел катнашучылар ирекле темага спектакль тәкъдим итә.
__________________________
В театре имени Габдуллы Кариева, который находится на 1-ом этаже кукольного театра “Әкият”проходит городской этап фестиваля школьных театров “Сәйәр”. На городской этап вышли 8 театров из разных школ города Казани. Особенно горжусь тем, что в финале участвует и театральная студия «Яктылык» гимназии № 2 имени Ш. Марджани Московского района, в которой я учусь!!! Оценивать спектакли учащихся будут настоящие артисты, из театра Кариева! Все кто хочет и у кого есть время –могут целый день смотреть интересные спектакли на татарском языке и болеть за своих!