
Мин Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшьләр театрында Туфан Миңнуллинның "Әйт әле, күбәләк" әсәре буенча куелган спектакльне карап кайттым.
Бу бәхет миңа мәдәни көндәлек порталында уйнатылган лотерея нәтиҗәсендә елмайды.Лотереяда откан Салиева Эвелина Казанга килә алмаган.Шул сәбәпле кураторыбыз Г. Головина билетны миңа тәкъдим итте. Мин шатланып риза булдым. Кариев театры спектакльләренең берничәсен инде узган елда караганым бар һәм аларны яраттым!
Спекталь миңа бик ошады. Габдулла Тукайның балачагын күз алдына китерергә ярдәм итә ул. Шулай ук театр үзе дә ошады. Кариев театры яңа бинага күчкәннән соң анда беренче тапкыр гына спектакль каравым иде әле. Хәзер минем Кариев театрына тагын-тагын киләсем килә!
Театр артистларына, шәп спектакль куйган баш режиссёр Ренат Әюповка, директор Гүзәл Сәгыйтовага, безне каршы алган Алсу апага, шулай ук мәдәни көндәлек порталына, кураторыбыз Гөлнара Дамировнага, һәм, билгеле инде Эвелина белән аның әнисенә ихлас күңелдән рәхмәт! Мондый лотереялар тагын да үткәрелсен иде! Киләчәктә Кариев театрында мәдәни көндәлек проекты белән берлектә төрле викториналар, конкурслар да уздырылыр дип өметләнәм!