
26апрельдә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының яңа бина ачылу тантанасы булачак.
26нчы апрельдә театр тамашачыларга “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” (К.Дикамилло) спектаклен күрсәтәчәк (16:00). Спектакльнең режиссеры – Ренат Әюпов. Ул "Тантана-2018" театр премияләрен тапшыру тантанасында Республиканың иң яхшы балалар спектакле дип табылды.
Гомумән, яңа бинага күчкәч, премьералар парады булачак. Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафинның иҗади эшчәнлегенә 50 ел тулу уңаеннан «Супер кияү» (Т.Миңнуллин) спектаклен, театрның беренче көннәреннән иҗат иткән Халидә Сөнгатуллинаның юбилеена чыккан «Кичер мине, әнкәй» (Р.Батулла) спектаклен дә премьера итеп тамашачыларга тәкъдим ителә.
Татарстанның атказанган артисткасы Фирүзә Зинәтуллинаның 50 яшьлек юбилее уңаеннан куелган «Мәхәббәт күгәрченнәре» (Х.Ибраһим) өр-яңа бенефис-спектаклен 28 апрельдә күрергә мөмкин булачак. Спектакль Владимир Гуркинның “Любовь и голуби» әсәре буенча куела.
Тантаналы ачылыш 26 апрельдә Петербург урамы 55б адресы буенча узачак. («Әкият» курчак театры янында).
Телефоны: (843) 237-62-51, сайт: http://karievteatr.ru
26 апреля состоится открытие нового здания Казанского Татарского театра юного зрителя имени Габдуллы Кариева. В этот день в 16.00 часов в честь открытия здания на улице Петербургская, 55 б состоится спектакль «Приключение кролика Эдварда» (К.Дикамилло). Режиссер спектакля –Ренат Аюпов. Этот спектакль является лучшим детским спектаклем в республике (премия «Тантана 2018».)