26 апреля исполняется 133 года со дня рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая. В Татарстане Тукай знаком каждому ребёнку, начиная с детского сада!
В день рождения поэта в Татарстане в школах, культурных учреждениях и просто на улицах проходит очень много различных мероприятий, посвященных Тукаю. Предлагаю ознакомиться со списком мероприятий и акций, которая нашлась на сайтах Мэрии Казани, Министерства культуры, Национальной библиотеки РТ и др.
Тематическую программу ко Дню родного языка и 133-й годовщине со дня рождения Габдуллы Тукая подготовили и в Государственном музее изобразительных искусств Республики Татарстан. 26 апреля в 14.00 в Национальной художественной галерее «Хазинэ» (Казань, проезд Шейнкмана, 12) состоится экскурсия на татарском языке «Изобразительное искусство Татарстана в собрании ГМИИ РТ». В 15:00 здесь ждут учащихся начальных классов на занятие «Габдулла Тукай: “Очень счастлив тот ребёнок, что в занятия влюблён…”.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) Габдулла Тукайның туган көне һәм Россиядә Театр елы уңае белән, вакытлы матбугат бүлеге фонды басмаларыннан әзерләнгән «Тукай һәм театр» дигән тематик күргәзмә эшли. Анда Габдулла Тукайның театрга булган мөнәсәбәте, татар театрына нигез салучы Габдулла Кариев, Галиәсгар Камал, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаялар белән багланышы хакында кызыклы һәм әһәмиятле мәгълүматлар бирелә. Күргәзмә 30нчы апрельгә кадәр эшли.
26нчы апрельдә иртәнге 9.00да Тукай скверында шагыйрьнең һәйкәленә чәчәк салу тантанасы була. Театр урамындагы һәйкәл янында 12.00дә шигърият бәйрәме башлана.
Шагыйрь туган көнендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Сәлам, Габдулла» флешмобын уздыра. Опера театры бинасы янындагы Тукай һәйкәленнән башлап, Тукай бакчасындагы һәйкәлгәчә тезеләчәк тере чылбырга кушылырга теләгәннәр акциясе 14.00 дә башлана.
26нчы апрельдә 15.00 сәгатьтә Илһам Шакиров исемендәге «Казан Экспо» күргәзмә комплексының концертлар залында тантаналы рәвештә Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе тапшырылачак һәм тантаналы концет була.
Казанның Бауман урамында 26 апрель, сәгать 16.00да һәм Яр Чаллы Сәүдә кварталында 27 апрель, сәгать 15.00тә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе үткәрелә.