Кошлар ашханәсе

20 ноября 2017 - Амин Закиров

Кошлар ашханәсе

 

     Кошлар — табигать күрке. Ямьле, нәфис гәүдәле, ялтыравыклы, гүзәл кошлар үзләренең матурлыклары, күңелгә ята торган җыр-моңнары белән күңелебезне күтәрә, тормышыбызны бизи. Агачларны, үсемлекләрне үрчетүгә ярдәм итә. Агачларны, үсемлекләрне корткыч бөҗәкләрдән саклыйлар.

    Безнең якларда бик күп кошлар яши – торна, чәүкә, ябалак, тукран, сандугач, песнәк, карга, кара карга, чыпчык. Кара каргалар, торналар, сандугачлар көннәр суыту белән җылы якка очып китәләр. Песнәкләр, чыпчыклар, тукраннар, чәүкәләр кышларга безнең якларда калалар. Кышын аларга бик авыр. Шуңа да без, балалар, аларга булышырга тиешбез. Бездә кышлаучы кошларны суыклар куркытмый, ә менә ачлык — аларның иң явыз дошманы. 10 песнәкнең бары тик 1-2се генә кышны исән-сау чыга ала. Ә бит песнәк кайры ярыкларында кышлаган бөҗәкләр белән туклана. Бер пар песнәк кыш буена 40 төп җимеш агачын корткычлардан чистарта, миллионнарча бөҗәкләрне юк итә. Песнәк – файдалы кош. Бер песнәк җәйге айларда  көненә 500 – 600 зарарлы  бөҗәк  ашый.  

 Кошлар – безнең дуслар, без — кошларның дуслары. Аларга көчебездән килгән кадәр ярдәм итәбез. Кошлар өчен  ашханә ачтык. Әти-әниләр белән бергәләп җимлекләр ясап элдек. Һәркөн җимлекләребезгә ипи валчыклары, көнбагыш, арпа, бодай  ярмалары, пешкән дөге, туң май кисәкләре салып  торабыз. Кошлар исә безгә  рәхмәт әйтеп чиркылдыйлар.

    Кошларны саклау — табигатьне саклау, ә табигатьне саклау — Туган илне саклау ул.  Без кошларга ярдәм итеп, аларны гына түгел, үзебезнең табигатебезне дә саклыйбыз. Аларны саклыйк, кайгыртыйк һәм үзебезнең кулдан килгәнчә ярдәм итик. 

 

Рейтинг: 0 621 просмотр
Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!