«Яңгыр» Былчыракта яңгыр артыннан балалар йөгрешә, Кычкыралар: «Җиргә, – дип, – алтын төшә! алтын төшә!» — Шауламагыз, и балалар! Без җыярбыз барчасын, Тиз ул алтыннарны амбарга төярбез барчасын. Тик җыярбыз юл буе шыгрым тулы йөкләр көе, Бар келәтләр туп-тулы хуш исле орлыклар көе!
|