Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил җылый; Җил җыламый, ач үлемнең куркусыннан ил җылый. — Иң сөекле эшче әүладым быел ач калды,— дип, Изге, шәфкатьле анабыз — мәрхәмәтле җир җылый. Куйса монда корткалар төшкән тешен алтын белән, Бер телем икмәк дип анда назлы нечкә бил җылый!
|