Кояш та яктысын киметте шактый; Тәәссеф! басты золмәт, китте якты. Колакны шаулата инде суык җил, Тулып эчкә, өрә, мисле куык, җил. Ничәйтсәң дә, күңелсез көз, күңелсез; Чәчәксез көз, үләнсез һәм дә гөлсез. Мазарстанга охшап калды кырлар; Чирәмсездер тигез җирләр, чокырлар. Үлеп торсам иде мин алты айдай, Эреп бер йокласам мин сары майдай. Шулай йоклап, бәһар җиткәндә торсам, Торып тагы яшел җирдә утырсам, — Бәхетле шул заман, мин бик бәхетле, Булырмын шаһ, бәхетле һәм тәхетле.
|