«Ачы тәҗрибә авазы» Сөям кайчакта бер-бер иптәшемне, Аңар мин күрсәтәм күздә яшемне. Кыйлам изһар аңар кайгы, моңымны, Сөйлим бер-бер барымны һәм югымны. Күренә ул мәхәббәтле күземә, Куяр төсле бәһа һәрбер сүземә. Алалмыйча теким күзне күзенә, Чыгадыр балкыган нурлар йөзенә. Килә шунда бер аваз әллә кайдан: «Ышанма, дөньяда һәркемдә ялган!
|