«Арба, чана, ат» Бер заман бер төшкә килгән Ат белән Арба, Чана; Бу өчәү һәрберсе дә үз тормышыннан зарлана. Арба әйтә: «Җәй көне мин һич тә рәхәт күрмимен: Көн-төне эштә йөрим, һичбер җигелми тормыймын». «Әмма соң бу кыш көне бигрәк уңайсыз!» — ди Чана. Ат та, сүзгә кушылып, үз нәүбәтендә зарлана:
|