Мәкәрҗәгә баралар тәтәйләрнең ирләре; Шушы вакыт тәтәйләрнең җөреп калган көннәре. Таптамагыз, и тәтәйләр, Бакыр бабай бакчасын; «Уйнаш»тагы яман күздән ходай үзе сакласын. Җаңа бистә кызлары чигү чигә акчага; Бу вахытта шулар җөри Ботански бакчага. Кушмый ишан капкасы, нарат икән тактасы; Нарат булмый нәрсә булсын, бар да донос акчасы
|