Китап ул - бүгенге яшәешебез, киләчәгебез дә, ягъни шул ук ”Әлифба”, “Туган тел”, дәреслекләр, сүзлекләр, рәсемле басмалар, күңелне моңландыра, сафландыра торган шигырьләр, җырлар, бәет-мөнәҗәтләр. Китап ул - дога да, изге сүз дә... Менә шуларсыз калып карыйк әле?.. Андый мескен хәлдә калырга язмасын! Китапсыз, язусыз яшәргә дучар халык - иң түбән халыктыр ул, минемчә.
|