Әниләрне фәрештәләр, диләр,
Фәрештәләр була канатлы.
Ә минемчә, газиз әнкәйләрнең
Балаларыдыр ул канаты.
Канатларны Раббым каермасын,
Сау-сәламәт булсын балалар!
Җан җимеше таза булса гына
Тыныч яшәр җирдә аналар.
Бала бит ул – җаның кебек газиз,
Алар өчен йөрәк өзелә.
Бала хәсрәтләре күрми генә,
Җитсәк иде гомер көзенә!